Укучылар үзләрен янгын сүндерүче ролендә сынадылар
86 нчы янгын-коткару часте һәм күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре «Минем куркынычсыз каникуллар» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар үткәрделәр.
Үсеп килүче буынның җәйге каникул чорында куркынычсызлыгын профилактикалау һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресләрендә алган теоретик белемнәрне нәтиҗәле үзләштерү максатыннан янгын сүндерүчеләр ятим балалар социаль учреждениеләрендә, мәгариф һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә булдылар, гарнизон территориясендә тормыш куркынычсызлыгы буенча гамәли чаралар үткәрделәр.
Мисал өчен, 86 нчы янгыннан коткару частенең каравыл начальнигы Юрий Косенович һәм район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлекчәсе инспекторы Дамир Галиуллин «Минем куркынычсыз каникулларым» темасына 12 нче «Крепыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән ачык дәресләр үткәрделәр. Балаларга сулыкларда, урманда вакытта, янгын булганда тәртип кагыйдәләре турында җентекле сөйләделәр, ут белән уйнауның куркынычлыгын искә төшерделәр, гадәттән тыш хәлләр булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар, ашыгыч службалар телефоннарын әйттеләр. Һәр бала бер минутка «чын янгын сүндерүче» булды, шлем, краги киеп карады.
3 нче мәктәп укучылары 86 нчы янгын-коткару частендә экскурсиядә булдылар. Балаларга эш урыннарын күрсәттеләр, каравылда торучының көн тәртибе турында сөйләделәр, тревога булганда тиз генә җыенып юлга чыгуны, ут сүндерү җайланмаларын ничек бирергә кирәклеген, янгын-техник кирәк-яракларын куллану алымнарын күрсәттеләр. Укытучыларга һәм балаларга сулыклар янында һәм урманда йөрү кагыйдәләре турында белешмәлекләр өләштеләр.
86 нчы янгыннан саклау часте хезмәткәрләре ачык дәресләрне 1, 2, 7 нче мәктәпләрдә үткәрделәр. Балаларга янгын чыкканда тәртип, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Шулай ук «Куркынычсызлык әлифбасы – янгын куркынычсызлыгы», «МЧСның тылсымлы китабы. Сулыкларда тәртип кагыйдәләре» исемле өйрәтүче фильмнар күрсәттеләр. МЧСтан «Янгында балаларның тәртип кагыйдәләре. Спасик һәм аның дуслары» мультфильмнары балаларның күңелләренә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев