Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ветераннар һәм пенсионерлар кулы белән бәйләнгән 96 пар оек мобилизацияләнгән якташларыбызга тапшырылачак

Кадерле егетләребез, күңелебез һәм уйларыбыз сезнең белән.

Ветераннар һәм пенсионерлар кулы белән бәйләнгән 96 пар ир-атлар оекбашы мобилизацияләнгән менделеевлыларга тапшырылачак.
Һәр оекка 1-нче санлы мәктәп укучылары һәм 11, 12-нче санлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ясаган хатлар, рәсемнәр, саклаучы амулет (Бөти) салынган.
1-нче салы мәктәпнең юнармеецлары күңелләрен салып бүләк җыелмалары әзерләделәр.

«Җыелган әйберләрне тезәм, ә йөрәгем еш-еш тибә! Һәр берсе алдында баш иеп рәхмәт әйтәсе килә. Ветераннар советы мөрәҗәгатенә күпме кеше җавап кайтарды. Йон җепкә акчы җыюга катнаштылар, һ күпләр үзләре бәйләргә керештеләр. ТИС җитәкчеләре, Сәйтәк, Татар Тәкәше, Бәзәкә авыл мәдәният йортлары директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр гомуми эшкә зур өлешләрен керттеләр. Кадерле егетләребез, күңелебез һәм уйларыбыз сезнең белән. Без сезнең белән горурланабыз! Җиңү белән көтеп калабыз! Сынатмыйча туган Менделеевскига сәламәт һәм имин кайтуыгызны көтәбез!», — диде Ветераннар(пенсионерлар) советы рәисе Лариса Кривилева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев