Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • WorldSkills Russia чемпионатында Татарстан җыелма командасы 38 алтын медаль алды

    Пандемия сәбәпле, илкүләм беренчелегендә катнашучы 200 республикалы Новокузнецкига финалга бармады, ә Татарстанда биремнәрне үтәп, дистанцион ярышты.

    Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль алды. Бу турыда ярышны оештыручылар хәбәр итә.

    «21 сентябрьдә ярышларны ябу тантанасында төбәк җыелма командалары арасында «Россия төбәкләре кубогы» рейтингы лидерлары турында игълан ителде. Татарстан Республикасы диплом һәм беренче дәрәҗә кубогы алды», диелгән хәбәрдә.

    Республика рейтингның абсолют лидеры булган Мәскәүгә генә оттырды.

    Татарстан җыелма командасына 206 яшь профессионал тупланган иде, алар 158 компетенциядә ярышты. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты тарихында финал беренче тапкыр дистанцион форматта узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: