Хакимият минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны тизләштерүне хуплаган
Бу елны аның күләме ике тапкыр артты инде.
2023 һәм 2024 елларда минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) арттырунының тизләшүен Россия Федерациясе хакимияте хуплады дип хәбәр итә министрлар кабинеты сайты.
Моңарчы Хезмәт министрлыгы МРОТны 16 242 мең сумга, ә яшәү минимумын 14 375 сумга кадәр киләсе елда күтәрергә тәкъдим иткән иде. 2022 елда минималь хезмәт хакы ике тапкыр күтәрелде - 1нче гыйнварда һәм беренче июньдә. Хәзерге вакытта ул 15 279 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев