Җәй айларында автомарафон оештырыла
Концертлар Арчада һәм Кукмарада узды.
«Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны уңаеннан җәй айларында 18дән артык әдәби-музыкаль концертлар үткәрү планлаштырыла.
Бу хакта матбугат конференциясендә әйтелде. Проект 2022 елның 26 нчы июнендә башланды. Концертлар Арчада һәм Кукмарада узды.
«Китап» радиосының легендар автобусы, җырчылар, алып баручылар, нәфис сүз осталары белән бергә республиканың район, шәһәр, авыл урамнарын урап кайтырга исәпли. Казанның берничә паркында һәм сәүдә үзәге тирәсендә дә урам концертлары оештыру күздә тотыла.
«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сүзләренчә, концертлар исемлеген радиотыңлаучылар, тамашачылар үзләре төзеп әдәби-музыкаль десантны чакыра ала.
«Радионың социаль челтәрләрендә һәркем үз авылы өчен тавыш бирә ала», — диде баш мөхәррир.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, чакыруларны көтеп калуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев