Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр

«Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.

Язгы кыр эшләре вакытында җәрәхәтләнү сәбәпләре күп төрле. Шуларның берсе эш оештыруга бәйле. Кышкы чорда күп эшчеләр үзләренең төп белгечлекләре буенча куркынычсыз эш алымнары һәм хезмәтне саклау буенча таләпләр турында белемнәрен югалталар. Шуңа күрә, язгы кыр эшләрен башкаруда катнашучы хезмәткәрләргә максатчан инструктаж үткәрергә һәм хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтергә кирәк.


Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм язгы кыр эшләрен алып бару вакытында җәрәхәт алуны киметү максаты белән алдагыларны киңәш итәбез: бөтен җирдә язгы кыр эшләренә әзерлек алып бару һәм аны уздыру чорында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештыру-техник чаралар күрергә; хезмәтне саклау кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итәргә; язгы кыр эшләре башланыр алдыннан эшчеләр белән хезмәтне саклау буенча һәм алар башкара торган эшләрнең барлык төрләре буенча максатчан инструктаж үткәрергә; техника хәрәкәте маршрутларын алдан төзергә.


Язгы кыр эшләре якынлашу сәбәпле линия буенча саклык зонасында эшләүче механизаторларның һәм йөк транспорты йөртүчеләрнең игътибарын куркынычсыз хезмәт куюга юнәлтәсебез килә. Линия буенча саклык зонасы ул электр чыбыгы линиясе буенча барган җир участогы һәм һава киңлеге. Ул линиянең иң читтәге чыбыгыннан билгеле ераклыкта вертикаль яссылык белән чиклә. Әлеге ераклык электр линиясендәге көчәнеш егәрлегеннән чыгып билгеләнә: 1 кВ-2м; 6-10 кВ-10м; 35 кВ-15м; 110 кВ-20м; 220 кВ-25м.

Машиналарның чыбыклар астыннан хәрәкәте бары транспорт халәтендә һәм чыбыклар салынуы иң ким булган урын, таяну баганасы яныннан башкарыла. Кулланынлыштагы электр линиясе астында туктау, ягулык салу, машина рәтләү катгый тыела.

Әгәр дә эшкә керешер алдыннан сез электр чыбыклары өзелүен, очкынлануын, баганаларның зарарлануын күрсәгез кичекмәстән электр челтәрләре предприятиесенә 8-800-2000-878 телефоны буенча хәбәр бирергә кирәк.
Махсуслаштырылган бригада килгәнче ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен нинди дә булса чара күрү тыела. Өзелгән чыбыкларга 8 метрдан да якынрак килү фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Машина ток үткәрүче чыбыкка кагылган очракта, шофер әлеге элемтәне булдыра алганча тизрәк өзәргә тиеш. Көчәнеш астына эләккәндә, машинаның кабинасыннан, аның металл корпусына кагылмыйча, чыгарга, ишеген ачып җиргә сикерергә һәм бер аякта сикереп яки аяк табанын җирдән аермыйча чүгәләп атлап куркыныч зонадан 8-10 метр ераклыкка китәргә кирәк.
ХӨРМӘТЛЕ МЕХАНИЗАТОРЛАР! ЭЛЕКТР ТОГЫНЫҢ КЕШЕ ТОРМЫШЫНА ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕГЕНӘ ҮЛЕМ КУРКЫНЫЧЫ БЕЛӘН ЯНАУЫН ОНЫТМАГЫЗ!


Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X