Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Җылыту өчен исәп-хисап турында нәрсә белергә

Агымдагы елның апрелендә, җылыту сезоны тәмамлану белән, 2016 елның ягулык чоры өчен түләү күләменә төзәтмәләр кертелде. Төзәтмә - түләү хисабына салынган җылылык энергиясе чыгымнары күләмен факттагы куллану белән чагыштыру һәм килештерү. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маеннан 307 нче санлы карары белән түбәндәге тәртип урнаштырылды: җылыту буенча коммуналь хезмәт...

Агымдагы елның апрелендә, җылыту сезоны тәмамлану белән, 2016 елның ягулык чоры өчен түләү күләменә төзәтмәләр кертелде.

Төзәтмә - түләү хисабына салынган җылылык энергиясе чыгымнары күләмен факттагы куллану белән чагыштыру һәм килештерү.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маеннан 307 нче санлы карары белән түбәндәге тәртип урнаштырылды: җылыту буенча коммуналь хезмәт кулланучыга айлык түләү 1/12 күләмендә билгеләнде, димәк, ягулык сезонына карамастан, ел дәвамында тигез суммада түләүләр белән.

Шул ук вакытта региональ властьларга җылылык өчен түләү тәртибен мөстәкыйль билгеләү хокукы бирелде - куллану факты буенча (354 нче кагыйдә нигезендә), яки ай саен тигез күләмдәге түләүләр белән (307 нче кагыйдә). Региональ власть органнарының әлеге вәкаләтләре РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 27 августыннан 857 нче карары белән билгеләнде.

Әлеге вәкаләтләр һәм ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 14 сентябреннән 770 нче санлы карары, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 6 гыйнварыннан 38959 нчы санлы хаты нигезендә, Менделеевск районында җылыту хезмәтенә исәп-хисап ел дәвамында тигез өлеш белән алынды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маеннан 307 нче санлы карары 21 нче өлеше нигезендә күпфатирлы йортны коллектив (гомумйорт) исәпләү приборлары белән җиһазлаганда һәм шәхси һәм гомуми (фатир) исәпләү приборлары булмаганда торак бинада коммуналь хезмәтләргә түләү күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Җылылык өчен - әлеге кагыйдәләрнең 2 нче кушымтасы 2 нче пункты нигезендә. Бу очракта башкаручы елга бер тапкыр җылытуга түләү күләменә төзәтмә кертә.
2017 елның июленнән җылылык белән тәэмин итү өчен түләү гомумйорт исәпләү приборларыннан алынган факттагы куллану буенча башкарылачак. Шуңа күрә яңа җылылык сезоны башланганчы халык бернинди дә түләү үткәрмәячәк, ләкин 2018 елда 2017 елның беренче яртысы өчен тулаем исәп-хисап ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев