Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

200 баш терлеккә Сәйтәктә Георгий Харитонов КФХсында сыер абзары ачылды

Г.Харитонов фермерлык эшчәнлеген 2003 елдан алып бара.

– Эшне җиде сыердан башладым, – ди ул, – хәзер 245 баш. Планда – өчйөзгә җиткерү.

КФХ башлыгы ике мәртәбә грант отты. Откан средстволарга, 6521 мең сумга заманча терлекчелек фермасы төзеде. Георгий Андреевич аңлатуынча, бинада сыерлар бәйләнмичә асрала, аларны ике сыер савучы һәм механизатор тәрбияли.

Тантаналы ачуда район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты. Ул Г.Харитоновка уңышлы эшчәнлек теләде.

Тармак ветераннары Прасковья Александрова һәм Пелагея Семенова Георгий Харитоновның Крестьян-фермерлык хуҗалыгының чәчәк атуын һәм югары күрсәткечләргә ирешүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев