Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Аларның батырлыгын гасырларда саклыйк

Районның торак пунктларында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Район башлыгы Валерий Чершинцев Монашта, Тоймада, Күрәктә һәм Яңабирдедә булды. - Сезнең гомуми җиңүгә керткән өлешегез бәһасез, - диде ул, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп. - Аны бөтен кеше якынайтты: солдатлар - фронтта, хатын-кызлар, өлкәннәр, үсмерләр һәм балалар - тылда. Без...

Районның торак пунктларында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды.

Район башлыгы Валерий Чершинцев Монашта, Тоймада, Күрәктә һәм Яңабирдедә булды.
- Сезнең гомуми җиңүгә керткән өлешегез бәһасез, - диде ул, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп. - Аны бөтен кеше якынайтты: солдатлар - фронтта, хатын-кызлар, өлкәннәр, үсмерләр һәм балалар - тылда. Без сезнең батырлыклар алдында түбәнчелек белән баш иябез һәм ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Котлауларга ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, Монаш һәм Яңабирде җирлекләре башлыклары Ростислав Иосифов һәм Евгений Никифоров, дин әһелләре кушылдылар. Митинглар әдәби-музыкаль композицияләр белән үрелеп барды. Ахырда обелискларга чәчәкләр салынды. Җиңүче каһарманнарның истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.

Монашлыларның күпчелеге парадка әтиләре, бабалары һәм дәү бабаларының фотолары белән килгән.
- Минем дәү бабам Архип Матвеевич Миронов сугышның башыннан ахырына кадәр үткән, - дип сөйли 11 нче сыйныф укучысы Анфиса Миронова.

Һәлак булган солдатлар обелискы янында тыл ветераны Нина Портнова яшереп кенә күз яшьләрен сөртә. Бу минутларда ул ерак елларда колхоз басуында эшләгәннәрен, кич белән фронттагыларга җылы оекбашлар бәйләгәннәрен һәм һәр көнне яу кырыннан хәбәрләр көткәннәрен искә ала.
Сугыш чоры балалары вәкиле Миңнеһөдә Хафизова Тоймага митингка Алабугадан килгән.

- Бәхетемә, минем әтием туган якларга Җиңү белән кайтты, - ди ул. - Әти сугыш турында сөйләргә яратмады, аны явызлык чыганагы дип атый иде.
Күрәктән сугышка 99 егет һәм ир киткән, шуларның 65е мәңгелеккә ятып калган. Кечкенә Катя матвеева митингка дәү бабасы Пётр Аксаковның фотографиясен алып килгән. Тыл һәм хезмәт ветераны, сугышта катнашучының толы Елена Латфуллинага 85 яшь, ул 45 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән.

- Сугышлар беркайчан да булмасын, солдатларның батырлыклары гасырларда саклансын, - ди Елена Ивановна.
Яңабирденең үзәгендә һәлак булганнарга һәйкәл куелган, анда 64 якташыбызның исемнәре язылган. Бу көнне җыелганнар шәһит киткәннәрне искә алдылар, обелискка гирляндалар һәм чәчәкләр куйдылар.

Абалачлылар һәм тогайлылар Җиңү китергән якташлары турында онытмыйлар. Җирлекләрдә узган тантаналы митингларга җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов тәбрикләде. Ул район башлыгы Валерий Чершинцев котлавын адреслады һәм бәхет, сәламәтлек тыныч күк йөзе теләде.
Җыелганнарга җирлек башлыгы Илнар Исрафилов мөрәҗәгать итте. Сугышта катнашучылар толлары Газидә Гыйльметдинова һәм Әкълимә Хәбибрахмановага Татарстан Республикасы Президентыннан һәм Менделеевск районы хакимиятеннән открыткалар һәм бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Митинг ахырында һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Бөек Ватан сугышы кырларыннан 83 бөрешлеле кайтмаган. Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарага килгән ветераннарга котлау һәм рәхмәт сүзләре белән башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов мөрәҗәгать итте. Якташларын шулай ук җирлек башлыгы Лидия Смирнова котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Яшь салалылар башкаруында сугыш турында җыр яңгырады. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды.



Монайда Җиңү көненә багышланган тантаналы митингта күккә 50 күгәрчен очырылды.
Бүгенге көндә торак пунктта җиде тыл хезмәтчәне һәм бер фронтовик толы яши. Аларга һәм барлык монайлыларга башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов, җирлек башлыгы Артём Мессеев мөрәҗәгать иттеләр, бүләкләр тапшырдылар.
Ләйсән Садриева сугыш турында шигырь сөйләде. Ветераннар һәм бәйрәм кунаклары өчен җирлекнең иҗат коллективлары катнашында концерт булды. Чараны отряд командиры Родион Чванов һәм рядовой Надежда Әхмәдова алып бардылар. Тамашачыны үзенчәлекле композицияләр белән "Тәмлетамак", "Азарт", "Йолдызчыклар" бию коллективлары, "Ай балкышы" һәм "Монай" ансамбльләре, "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм солистлар шатландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев