Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Аның җырлары һәрвакыт үз тамашачысын таба

Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаев һөнәри бәйрәмен табигый мохиттә билгеләячәк.

– Дөрес, күңел ачарга вакытым гына булмаячак, – ди ул. 
Казан мәдәният һәм сәнгать университетында читтән торып укучы студентның кызу вакыты – сессия. Виктор “этномәдәни үзәк белән җитәкчелек” факультетында белем ала. 
– Озак уйлагач, әлеге юнәлешне сайладым. Безнең мәдәният йортында “Бигәш” керәшен фольклор ансамбле, аның иярчене “Бигәшкәй” балалар коллективы уңышлы эшли. “Бигәш”нең тарихы һәм репертуары бай. Димәк керәшен мәдәниятен тагын да киңәйтеп, бездә этномәдәни үзәк оештырып булачак. Клуб базасында шулай ук милли музей гамәлдә. Иске Гришкинда Иван Алексеев, Галина Иванова, Иосиф Камашев һәм башкалар кебек талантлы шагыйрьләр һәм язучылар, декоратив-гамәли сәнгать осталары яши. Аларны районнан читтә дә танытырга һәм клубыбызга күбрәк туристлар җәлеп итәргә хыялланам. Хәзер мәдәният мәгарәсендә ремонт башланды, ул тәмамлангач, планнарыбызны тормышка ашыра башлаячакбыз. 
Викторга табигатьтән көчле һәм чиста тавыш бирелгән. Аның җырлары һәрвакыт үз тамашачысын таба. 
– Мин тугач та елау урынына җырлаганмын, – дип көлә В.Япаев. – Әти-әнием үз вакытларында “Бигәш” ансамбленең актив катнашучылары иде. Сәхнәдә үстем, кечкенәдән үк барлык чараларда да катнаштым. Шуңа күрә, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, һич икеләнмичә Алабуга сәнгать көллиятенә кердем. 
Виктор аны кызыл дипломга тәмамлавы турында тыйнак кына дәшмичә калды. Ул талантын һәм белемен туган авылында кулланырга карар кыла. Бер ел элек В.Япаев инициативасы белән мәдәният йортында “Карамельки” вокал-хореография коллективы оеша, ул инде район бәйгеләрендә үзен күрсәтеп тә өлгерә. 
– Мәгълүмати технологияләр заманында хәтта авыл клубларында да заллар җыюы авыр, – дип дәвам итә Виктор. – Эшебездә яңа методикалар кулланабыз, һәр чараны тамашачы өчен кызыклырак итәргә омтылабыз. 
Без киләчәккә планнары белән дә кызыксындык.
– Алар күп, – дип җавап бирде әңгәмәдәшебез, – ләкин әлегә барысы да сер булып калсын! Яңартылган клубны ачкач, үзегез күрерсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев