Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Һава торышы сынауларын бәзәкәлеләр лаеклы кичерә

    Сишәмбе көнне "Менделеевск" мәгълүмат үзәгенең иҗат төркеме районның иң яхшы хуҗалыкларының берсе - "Кама" колхозы"нда булып кайтты. Аның җитәкчесе Ибраһим Галимов 32 авыл хуҗалыгы сезонын, димәк шулкадәр үк Сабантуен үткәргән шәхес. Традицион Сабантуй бәйрәме алдыннан район башлыгы Игорь Привалов район хуҗалыкларында кырларны тикшерү буенча комиссия белән булды. Язгы кыр эшләренә...

    Сишәмбе көнне "Менделеевск" мәгълүмат үзәгенең иҗат төркеме районның иң яхшы хуҗалыкларының берсе - "Кама" колхозы"нда булып кайтты. Аның җитәкчесе Ибраһим Галимов 32 авыл хуҗалыгы сезонын, димәк шулкадәр үк Сабантуен үткәргән шәхес.

    Традицион Сабантуй бәйрәме алдыннан район башлыгы Игорь Привалов район хуҗалыкларында кырларны тикшерү буенча комиссия белән булды. Язгы кыр эшләренә йомгак ясады, аграр өлкәдәге проблемаларны һәм үсеш нокталарын билгеләде. Район җитәкчесенең юлында иң беренче "Кама" колхозы булды, аның кырларында иртә таңнан эш кайный - бәзәкәлеләр терлек азыгы әзерләүгә керешкәннәр. Соңгы елларда һава шартларының бик кулай булмавына карамастан, агрофирма районның хезмәт ярышында алдынгы позицияне били.
    - Агрофирма җитәкчелеге тарафыннан язгы чәчү эшләрен яхшы оештыру булмаса, бәзәкәлеләр мондый нәтиҗәләргә ирешмәгән булыр иде, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
    Эшлекле һәм энергияле җитәкче Ибраһим Галимов белән без колхоз идарәсендә очраштык. Һәм андагы оазисны күреп чын мәгънәсендә гаҗәпләндек. Күңеле белән агроном һәм ботаник нинди генә декоратив үсемлекләр һәм чәчәкләр үстерми анда. Өстәлдәге документлар - отчётлар, таблицалар, эш күрсәткечләре җыелмасы арасында Сергей Есенин шигырьләре җыентыгы. Хуҗалыктагы эшләр турында сөйләгәндә, Ибраһим Миндарович кешеләр турында җылы һәм яхшы фикердә булуын белдерә.
    Инде 25 ел буена бергә кырда таң аттырган баш агроном Минерафис Садриев башлангычында кыр эшләренең иң мөһим мәсьәләләре - буразнага сыйфатлы орлык салу, тиешенчә ашлама белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә. Техника өзлексез эшләсен өчен баш инженер Нуриәхмәт Гыймадиев, гараж мөдире Илдар Галиев бар энергияләрен һәм күңелләрен бирәләр.
    - Җирдә эшләү - һәрвакыт катлаулы, - ди И.Галимов. - Шуның өчен уйланган планнар, барысын да вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп эшләргә теләү, техника, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, бар тырышлык - корылык булса юкка чыгарга мөмкин.
    Шушы ныклы дип исәпләнгән хуҗалыкта да финанс җитмәү сәбәпле, соңгы елларда беренче мәртәбә чәчү һәм уҗымнарны эшкәртү ашлама кертелмичә башкарылган. Хуҗалык карамагында 3200 га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир, шул исәптә 2500 га - чәчүлек, сабан һәм азык культуралары - меңәр гектар, уҗым культуралары - 400 га.
    - 2010 елдан бирле күзәтелгән корылык бөртекле һәм азык культуралары уңышына тискәре йогынты ясады, безнең өчен җитди сынау булды, - дип сөйли Ибраһим Миндарович. - Һава шартларын исәпкә алып, без кукуруз үстерү мәйданын икеләтә арттырдык - 250 гектарда чәчтек. Корылыкны яхшы кичерә торган "судан" үләне 120 гектарны били. Без сусыл азык җитәрлек булыр дип ышанабыз.
    Мондый кызулык булганда икенче чабымга өметләнеп булмый. Шуның өчен бәзәкәлеләр һава канцеляриясеннән мәрхәмәт көтмичә, беренче чабымнан алган азык белән запасларын тулыландыру җаен күрәләр. Алнаштан килгән механикалаштырылган бригада бәзәкәлеләр янәшәсендә яшел масса белән тәэмин итүдә тырышлык куя. Ул могҗизалы техниканы күрү өчен агрофирма директоры белән басуга юл тотабыз. Агрегат өлешчә лизинг һәм өлешчә кредитка алынган. "Джон-Дир" югары җитештерүчәнлек, экономияле булуы белән аерыла. Америкадан кайтарылган чапкыч берьюлы җиде метр яшел үләнне чабарга сәләтле. Аны яшь механизатор Айрат Җиһаншин иярли, ул быелгы сезонда МТЗ тракторында 1300 гектар җирне чәчкән. Айрат яңа агрегатны үзенчә "чикерткә" дип атый һәм аның руль артында әле дүртенче көн генә булса да, өстенлеген бәяләп өлгергән.
    - Анда селкетми дә, тавыш һәм тузан да юк, герметик кабинада температураны кондиционер ярдәмендә үзеңә ничек кирәк көйләп була, - дип елмая канәгатьлек хисе белән тракторчы. - Мондый техника хезмәтне җиңеләйтә. Ике көндә 150 гектардан артык мәйдан чабылган.
    Агрофирма башлыгы менә шундый яшь, хезмәт сөючән егетләргә өмет тота.
    - Кызу эш өстендә Айрат басудан китми диярлек. Иртәнге өчтә ул инде штурвал артында һәм кичке караңгыга кадәр. Күптән түгел өйләнде, хатыны - булачак укытучы, яшь гаилә туган авылында төпләнергә һәм йорт төзергә ниятли, - дип билгеләп үтә Ибраһим Миндарович. - Авыл кешесе җирдә эшләүдән тәм табарга, ләззәт алырга өйрәнгән. Коллектив хезмәтнең киләчәге бар, ләкин дәүләт тарафыннан ярдәм дә кирәк.
    "Без җирдән башка яши алмыйбыз", - диләр механизаторлар Илдус Гыйлметдинов һәм иске "Алтаец" тракторында мең гектарга якын җирне тырмалаган Илдар Нәбиуллин.
    Чәчүчеләр Фәрит һәм Ришат Шакировлар үз эшләренә тугрылыклы булып калганнар. Терлек азыгы әзерләү кызу темплар белән бара. Төшке аш вакытында гына тракторлар гөрелтесе тынып тора. Ашханә мөдире Алсу Мусина һәм пешекче Светлана Миронова механизаторларны ике мәртәбә кайнар аш белән сыйлыйлар, ризыкны басуга баш белгечләр илтә.
    Склад мөдире Миннехода Камалетдинова җитәкчелегендә авыл хезмәтчәннәренең удар бригадасы, шул исәптә Леонид Шишкин чәчү эшләренә керешкән көннән җиң сызганып эшләделәр. Үлчәү янында без Бәзәкә мәктәбен тәмамлаган Эльвира Шиабиева белән таныштык, ул алтынчы ел рәттән кызу эш өстендә хуҗалыкта ярдәм итә. Соңгы имтиханга эш урынында, яшел масса төягән "КамАЗ" машиналары килми торган арада әзерләнә. Ибраһим Миндаровичның улы Азат да һәрвакыт ярдәмгә әзер, ул авыл хуҗалыгы академиясендә дәүләт имтиханнарын алданрак тапшырып кайтып, хуҗалык эшләренә башы белән "чумган".
    Бәзәкәлеләр терлек азыгы әзерләүдә генә түгел, фермада да булсынга эшлиләр, уртача тәүлеклек савымны һәр сыердан 12,5 килограммнан арттыруга ирешкәннәр. Агымдагы елның дүрт аенда узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20-25 процентка артыграк сөт җитештерелгән. Баш зоотехник Раиф Хикматов, ветеринария табибы Гомәр Шәйдуллин, ветфельдшер Азат Ярахановның бу өлкәдә тырышлыгы зур.
    - Хуҗалыкның терлекчелек өлкәсен ныгыту буенча алган курсы дөрес булуын тормыш раслады. Сөт сатудан алган даими керем агрофирманы тотрыклы хәлдә яшәтү мөмкинлеге бирә, - дип ассызыклый Ибраһим Миндарович. - Кырдагы азык запасын туплау өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез.
    Бернигә дә карамастан, бәзәкәлеләр кырда һәм фермада 10-12 сәгать хезмәт куялар. И.Галимов игенчелек һәм терлекчелектә үз-үзләрен аямыйча эшләүчеләргә ихластан рәхмәтле. Һава шартлары сынауларын һәм башка кыенлыкларны лаеклы җиңәрбез дип ышана җитәкче һәм авыл хезмәтчәннәре.

    Роза Шәрәфиева

    Рәис Сәхапов фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: