Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Авыл халкын яклап

    Авыл җирлекләре башлыклары узган елдагы эш нәтиҗәләре турында халык алдында отчет ясауны дәвам итәләр. Отчет җыелышларында район җитәкчесе Игорь Привалов катнаша. Яңабирдедә җыен Еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, җирлек башлыгы Рөстәм Хәбибуллин болай дип билгеләде: - Өстенлекле милли проектны тормышка ашыру кысаларында яңабирделеләр шәхси хуҗалыкларын киңәйтү мөмкинлеге алдылар. 2006 елдан башлап...

    Авыл җирлекләре башлыклары узган елдагы эш нәтиҗәләре турында халык алдында отчет ясауны дәвам итәләр. Отчет җыелышларында район җитәкчесе Игорь Привалов катнаша.

    Яңабирдедә җыен
    Еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, җирлек башлыгы Рөстәм Хәбибуллин болай дип билгеләде:
    - Өстенлекле милли проектны тормышка ашыру кысаларында яңабирделеләр шәхси хуҗалыкларын киңәйтү мөмкинлеге алдылар. 2006 елдан башлап 11019 мең сум субсидия алынган. Шул исәптән 2011 елда 13 кеше 2628 мең сумга дәүләт яклавыннан файдаланды. Авыл халкы тракторлар, кече габаритлы техника, маллар алды, терлекчелек биналары төзеде. АПК программасы буенча җиде хуҗалык 5874 мең сумга субсидия алды.
    Авыл җирлегендә халык яшәешен тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган.
    Отчет белән участок вәкиле полиция майоры Садулла Гуломов чыгыш ясады. Докладта яңгыраганча, 2011 елда биш җинаять теркәлгән, ике урлау очрагы ачыкланмаган.
    Район җитәкчесе Игорь Привалов йомгаклау сүзендә "Мир" ҖЧҖнең алга таба эшчәнлегенә, авыл юлларын ремонтлауга һәм карьерларны файдалануга кагылышлы сорауларга җавап бирде.
    - Беренче чираттагы бурыч - "Мир" ҖЧҖне банкротлыктан чыгару һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе актив җитештерү эшчәнлеге фазасына керсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләү, - диде Игорь Анатольевич.
    Авыл халкының сорауларына җавап биреп, болай дип ышандырды:
    - Яз көне авыл юлларын ремонтлый башлыйбыз. Ремонт эшләре программасын Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә республика бюджеты финанслаячак. Карьерлар - аерым тема. Тикшереп, тәртип булдырачакбыз.
    Камайда җыен
    Камай авыл җирлегендә гражданнар җыены халыкның югары активлыгы белән аерылды.
    Урта мәктәпнең актлар залына хезмәт ветераннары, урта буын вәкилләре һәм яшьләр җыелды.
    Җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов йомгаклау доклады белән чыгыш ясады.
    Камайда 401 кеше яши, Хәйриев һәм Әһлиев фермер хуҗалыклары терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә. 2010 елда гаилә фермасы төзелде, аның активында 60 баш мөгезле эре терлек, дуңгызлар, атлар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 1092 мең сумга ун кредит алынды.
    Җирлекнең торак фонды 179 йортны тәшкил итә. Газлаштыру фонды аша 2010 елда 6,2 км озынлыктагы суүткәргеч алыштырылды. Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару тәэмин ителде.
    Җирлек инфраструктурасына мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, мәдәният йорты, китапханә, телефон станциясе һәм почта бүлекчәсе керә.
    Кече бизнесны үстерү программасы буенча пекарнялар ачу планлаштырыла.
    Җирлектәге хәлне анализлап, Игорь Привалов авыл халкының сорауларына җавап бирде. Нигездә камайлыларны хуҗасыз этләр, газүткәргечкә зыян китерергә мөмкин булган карт топольләр, урам яктыртуы булмау мәсьәләләре борчый.
    Игорь Анатольевич участок вәкиленә хуҗасыз этләр проблемасын хәл итүне йөкләде.
    - Йортларга керү юллары ачылу белән, карт топольләр һичшиксез киселәчәк, - диде Башкарма комитет җитәкчесе.
    - Халыкның ТКХга бурычлары булуы энергия белән тәэмин итүдә проблема тудырды. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде. Шулай да, хезмәтләргә вакытында түләргә киңәш итәм.
    Педагогик хезмәт ветераны А.Мәҗитова РФ Президентын сайлау алдыннан якташларына гражданлык аңлылыгы күрсәтүләрен һәм үз тавышларын агропромның алга таба үсеше, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен бирүләрен үтенде.
    Татар Чаллысында җыен
    Татар Чаллысы халкы коммуналь хезмәтләр күрсәтү службалары, идарә итүче компания адресына күпкатлы йортларда су белән тәэмин итүнең сыйфатыннан, канализация торбаларының еш сафтан чыгуыннан, урамнарны яктырту тиешле дәрәҗәдә булмаудан зарланып сорау яудырды.
    Коммуналь хезмәтләргә түләүне җыйнау - проблемаларның берсе. Җыенда катнашучылар бурычлары зур булган фатир хуҗаларына кискен чаралар күрү белән килешүләрен белдерделәр. Ташландык йортлар, алар тирәсендә тәртип булдыру турында да сүз барды. Башкарма комитет җитәкчесе Игорь Привалов авылда өмә оештыру мәсьәләне хәл итәргә булышачак, ә транспорт белән тәэмин итәрбез, дип ышандырды.
    Авыл халкын мәдәният йортында урнашкан ФАПны җылыту, мәктәпкә ремонт үткәрү, часовняны торгызу да борчый. Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова белдерүенчә, Татар Чаллысында 382 кеше яши, шуларның 72се - пенсионерлар. Мәктәптә 36 укучы белем ала, 20 бала бакчага йөри. 2011 елда тугыз бала туган, алты кеше вафат булган.
    Участок вәкиле Илдус Кәшипов үз чыгышында хокук бозуны профилактикалауга, уңышсыз гаиләләр һәм яшүсмерләр белән эшләүгә игътибар итте.
    Монашта җыен
    Монаш авылы җирлеге башлыгы Валентин Евдокимов отчетында билгеләп үтелгәнчә, җирлек составына биш торак пункт - Монаш, Илнәт, Акътәҗек, Тат. Кокшан, Яңа Кокшан авыллары керә.
    Аларда барлыгы 1110 кеше яши. 2011 елда 14 бала туган, 15 кеше мәрхүм булган. Пенсионерлар саны - 203, мәктәп укучылары - 153. "Золотая Нива" ҖЧҖ эшчәнлеге йомгаклары, киләчәккә планнар турында Владимир Павлов сөйләде. Төп эшчәнлек юнәлешләре - сөт, ит, ашлык җитештерү. 2010 елда оешкан хуҗалыкта 51 кеше хезмәт куя. Уртача хезмәт хакы - 7550 сум. Киләчәктә хуҗалыкны сортлы орлык, ашлама белән тәэмин итү, заманча сыер абзары төзү планлаштырыла.
    Участок вәкиле Садулла Гуломов чыгышын җинаятьчелеккә, террорга каршы көрәшкә, хокук бозуны профилактикалауга багышлады.
    Чыгышларны йомгаклап, район җитәкчесе Игорь Привалов җирлек территориясендәге халык күтәргән проблемаларга тукталды. Мәктәпне җылыту, гаилә фермалары булдыру, шәхси милекләрне иминиятләштерү, территорияләрне төзекләндерү турында сөйләде.
    Игорь Анатольевич авыл җирлекләрендәге проблемаларны хәл итүне шәхси контроленә алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: