Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр – аерым контрольдә
1159
0
0
21 майдан 29 июньгә кадәр республика буенча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә мониторинг үткәрелде. Бу чарада Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алда идарә), ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россиянең ТР буенча авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәләре катнашты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, өч ведомство катнашында мондый комплекслы, масштаблы тикшерү Татарстанда әле беренче...
21 майдан 29 июньгә кадәр республика буенча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә мониторинг үткәрелде. Бу чарада Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алда идарә), ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россиянең ТР буенча авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәләре катнашты.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, өч ведомство катнашында мондый комплекслы, масштаблы тикшерү Татарстанда әле беренче мәртәбә үткәрелә. Идарә белгечләре фикеренчә, мондый тикшерү авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануны республика буенча бәяләү һәм аның нәтиҗәләре нигезендә җир законын бозу очракларын кисәтү буенча нәтиҗәле чаралар куллану мөмкинлеге бирә.
Республиканың 43 муниципаль районында идарәнең дәүләт җир инспекторлары тарафыннан җирләрне тикшерү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 75 мең гектар җирнең файдаланылмавы ачыкланды. Өлешчә алганда, Менделеевск районында 1675 гектар җир файдалануда түгел. Узган ел белән чагыштырганда 6,8 процентка артык.
Анализ ясап карасак, файдаланылмый торган 1675 га җирнең 179 гектары өлеш милкендә, 936 га - дәүләт милке, 89 га - федераль милек, 471 га - муниципаль милек булып исәпләнә. Моннан тыш, исәпкә алынган җирләрнең 364 гектары өч елдан артык файдаланылмый.
Искәртеп үтәбез, 2005 елның 7 мартыннан "Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 8.8 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 14 нче федераль закон нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән өч ел буена файдаланмаучы шәхес административ җаваплылыкка тартыла. Кыскасы, штраф түләтү генә түгел, аерым хуҗаларның җир участокларын кире алу куркынычы да бар. Андый очраклар Татарстанда булды инде. 2011 ел нәтиҗәләре буенча 200 га мәйданлы өч җир участогы хуҗаларыннан алынды.
Менделеевск районы буенча караганда, "Татагро" ҖЧҖ, "Турай" КФХ - иң зур җир законын бозучылар исәбендә.
Узган елда Росреестрның Татарстан буенча идарәсе дәүләт җир инспекторлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә 30 мең гектар ташландык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.5600
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14100
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16100
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14100
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.16900
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.17900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.14600
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16600
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16100
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84