Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгы җирләрен кире алу

    2002 елның 24 июленнән "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында" 101 нче федераль законның 6 нчы маддәсе 4 нче пункты нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогы өч ел дәвамында кулланылмаса яки тиешенчә файдаланылмаса, суд аша аның хуҗасыннан мәҗбүри кире алынырга мөмкин. Югарыда күрсәтелгән законның 6 нчы маддәсе 3 нче пункты...

    2002 елның 24 июленнән "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында" 101 нче федераль законның 6 нчы маддәсе 4 нче пункты нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогы өч ел дәвамында кулланылмаса яки тиешенчә файдаланылмаса, суд аша аның хуҗасыннан мәҗбүри кире алынырга мөмкин.

    Югарыда күрсәтелгән законның 6 нчы маддәсе 3 нче пункты нигезендә уңдырышлылыгын сизелерлек киметүгә юл куйганда да җир участогы кире алына, аның критерие РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 22 июлендә чыккан 612 нче карарында билгеләнгән. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирнең уңдырышлылыгы торышы күрсәткеченә дәүләт исәбе тәртибе расланды. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2010 елның 4 маенда чыккан 150 нче приказының 1.5 нче пункты нигезендә туфракның агрохимик күрсәткечләрен тикшерү биш елга бер тапкыр үткәрелә.
    Җирдән тиешенчә файдаланмау шуны аңлата: хуҗасы, арендаторы, аннан файдаланучы билгеләгән таләпләрне үтәми, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы процесслардан саклау, яхшырту буенча мәҗбүри чараларны башкармый, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергәндә туфракның уңдырышлылыгын яхшыртмый, агротехник (ГОСТ 26244-84), мелиоратив, фитосанитар һәм эррозиягә каршы чараларны үткәрү регламентын, норматив, кагыйдә, стандартларны сакламый һәм үзенең гамәлләре белән РФ Җир кодексының 12, 13, 42 нче таләпләрен, 1998 елның 16 июленнән "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирнең уңдырышлылыгын тәэмин итүне тәртипкә салу турында" 101 нче федераль законны боза.
    ГОСТ 26640-85 бүгенге көндә гамәлдә. Аның 25 нче пунктында әйтелгәнчә, авыл хуҗалыгы культуралары чәчү, шул ук вакытта күпьеллык үләннәр һәм парга калдырылган даими эшкәртелә һәм файдаланыла торган авыл хуҗалыгы биләмәләре чәчүлек җирләр дип атала. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 23 апрелендә чыккан 369 нчы карары нигезендә җир участогының чүп үләне белән каплануы аның авыл хуҗалыгы җитештерүендә кулланылмавы һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән бәйле башка төр эшчәнлектә файдаланылмавы турында сөйли.
    76 нчы пункт. Туфрактан рациональ файдалану, халык хуҗалыгында җирне экономияле, экологик һәм социаль нигезләнгән рәвештә куллану.
    79 нчы пункт. Туфракның ярлылануы, рациональ файдаланмау нәтиҗәсендә туфракның биологик активлыгы кимү һәм туклану элементларына ярлылануы.
    Димәк, хуҗалары, арендага алучылар һәм аннан файдаланучылар җирне сакларга, рациональ файдаланырга, уңдырышлылыгын арттырырга тиешләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: