Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

“Авыл яшьләре”ндә хатын-кызлар сынатмады

"Авыл яшьләре" - "Сельские джигиты" исеме астында кышкы Сабантуй районда 13 нче тапкыр үткәрелә. Бу юлы шобага салу буенча чират Монаш авылына төште, җирлекләр спортчылары арасында азартлы уеннар шунда булды. Район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре Игорь Привалов мәктәп янының иркен мәйданында җыелган шәһәр һәм авыл...

"Авыл яшьләре" - "Сельские джигиты" исеме астында кышкы Сабантуй районда 13 нче тапкыр үткәрелә. Бу юлы шобага салу буенча чират Монаш авылына төште, җирлекләр спортчылары арасында азартлы уеннар шунда булды.
Район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре Игорь Привалов мәктәп янының иркен мәйданында җыелган шәһәр һәм авыл халкына мөрәҗәгать итте:
- Узган елда команда исәбендә турайлылар җиңүче булды. Бүгенге ярышларның лидеры кем булачагын вакыт күрсәтер. Уңышлар һәм яңа җиңүләр сезгә!
Район гимны яңгырый. Флагны күтәрү хокукы Рүзәл Шәймөхәмәтовка бирелә.
Баш судья Ринат Фәттахов авыл спорт уеннарына старт бирә. Тәҗрибәле тренерлар, башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре Ирина Елизарова, Солтанбек Салеев, Эдуард Суфиев, Рүзәл Шәймөхәмәтов, Александр Максютин, Александр Макаров, Виктор Елизаров составындагы судьялар коллегиясе җаваплы эшкә керешә.
Командаларга спортның җиде төре буенча көч сынау мөмкинлеге бирелә.
- Без спорт бәйрәменә гаиләбез белән килдек. Кемнең җиңүе әһәмиятле түгел. Иң мөһиме - катнашу, - диләр Алексеевлар.
- Көн бик матур. Яхшы кәеф һәм актив ял өчен кулай. Валентин Евдокимов җитәкчелегендәге монашлыларга кунакчыллык күрсәтүләре һәм яхшы бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт, - диләр җирлекләр башлыклары Екатерина Филатова, Валентина Пономарёва, Фәнил Миңнегәрәев, Евгений Никифоров.
Шул вакытта Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова армспорт буенча көч сынашырга җыена.
- Ярышларны тыныч кына күзәтә алмыйм. Үзем дә катнашырга тырышам. Шуннан күңел күтәренкелеге һәм энергия алам, - ди ул.
Монай җирлеге башлыгы Нурия Сапаева ышаныч белән чаңгыга баса.
- Чаңгыда йөрергә яратам, организм чыныга, сәламәтлек арта. Барыгызга да бу спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәм, - ди Нурия Рәсимовна.
Волейбол турнирын Ижёвка һәм Иске Гришкин авыллары командалары ачты. Азартлы уен нәтиҗәсендә Яңабирде волейболчылары җиңү яулады.
Гадәттәгечә, милли көрәш барышын күзәтү өчен келәм янында халык күпләп җыелган. Турайдан Илнар Нуриев бу төр буенча җиңүче булды.
Яңабирдедән Михаил Иванов һәм Тойгуҗадан Эльвира Хәбибрахманова армрестлинг буенча беренчелекне алдылар. Монаш егете Александр Байтугановка гер күтәрү буенча тиңнәр булмады.
Ижёвкадан Мария Панкратова, Монаш авылыннан Надежда Иванова һәм Никита Портнов чаңгы ярышында сынатмадылар. Шахматчылар арасында Ижёвкадан Юфар Харисов - җиңүче.
Мәктәпнең актлар залында "Юность" район мәдәният йорты артистлары, фольклор коллективлар, җирле үзешчәннәр катнашында концерт оештырылды.
- Концерт - һәр бәйрәмнең бизәге, якын-тирә җирлекләрдән иң яхшы номерлар белән артистлар килде. Алар күпсанлы тамашачыны җыйды, - дип билгеләп үтә мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева.
Концерт программасында "Теремшур", "Памаш", "Элнет", "Возжайка", "Тихоновские зори", "Камай сандугачы" фольклор ансамбльләре, солистлар Ольга Подшивалова, Михаил Япаев, Айрат Мөбарәкшин, Мәрфугә Сираева һ.б.лар катнашты.
- Бәйрәм алып баручы, солист, тамашачы яраткан Виктор Никифоровтан башка узмый, - дип сүзгә кушыла "Юность" РМЙ директоры Рәйхана Фәрхетдинова.
Киштәләренә киң ассортиментта камыр ризыклары һәм эчемлекләр тезгән Чаллы сәүдә базасы һәм "Метелица" ҖЧҖ хезмәткәрләре бәйрәмгә ямь өстәде.
Спорт чарасы бүләкләүләр белән тәмамланды. Җиңүчеләргә район башлыгының Мактау грамоталары һәм премияләр бирелде.

Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Сабантуй Менделевск яналыклары