Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Авылларда кичәләр гөрли

    Авыл клубларының Яңа елча бизәлгән залларында театрлаштырылган бал-маскарадлы, концертлы тамашалар узды. Кыш бабай, Кар кызы катнашында концертлар, лотерея уеннары, дискотекалар оештырылды. Кышкы каникул көннәрендә учреждение хезмәткәрләре балалар турында да онытмадылар. Төрле тематик кичәләр, конкурс-уеннар клубка балаларны күпләп җыйды. Тихоново, Ижевка, Татар Чаллысы, Иске Гришкин, Монашта Раштуа очрашулары гөрләп үтте. Җыр-биюле,...

    Авыл клубларының Яңа елча бизәлгән залларында театрлаштырылган бал-маскарадлы, концертлы тамашалар узды.
    Кыш бабай, Кар кызы катнашында концертлар, лотерея уеннары, дискотекалар оештырылды. Кышкы каникул көннәрендә учреждение хезмәткәрләре балалар турында да онытмадылар. Төрле тематик кичәләр, конкурс-уеннар клубка балаларны күпләп җыйды. Тихоново, Ижевка, Татар Чаллысы, Иске Гришкин, Монашта Раштуа очрашулары гөрләп үтте. Җыр-биюле, күңел ачулы христиан дине йолаларын, милли гореф-гадәтләрне искә төшерүгә багышланган кичәләрдә авыл халкы теләп катнашты. Святки көннәрендә теләкләр теләделәр, йорттан-йортка йөрделәр, багулар бәйрәмгә аерым төсмер өстәде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: