Авылның киләчәге өметле
379
0
0
Авылда күп кенә яшь гаиләләр махсус программа нигезендә яшәеш шартларын яхшырта. Песәйдә дә йорт төзергә теләүчеләр аз түгел. Авылның Дала тыкрыгында йортлар гөмбәләр кебек үсә. "Мөхәммәтгалиев" крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор буларак тырыш хезмәт күрсәтүче Ринат Шириевның йорты тыкрыкта алтынчы. Актаныш районында ишле гаиләдә туып үскән Ринатның тамырлары ныклап җиргә береккән. Әти-әнисе...
Авылда күп кенә яшь гаиләләр махсус программа нигезендә яшәеш шартларын яхшырта.
Песәйдә дә йорт төзергә теләүчеләр аз түгел. Авылның Дала тыкрыгында йортлар гөмбәләр кебек үсә. "Мөхәммәтгалиев" крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор буларак тырыш хезмәт күрсәтүче Ринат Шириевның йорты тыкрыкта алтынчы.
Актаныш районында ишле гаиләдә туып үскән Ринатның тамырлары ныклап җиргә береккән. Әти-әнисе үрнәгендә эшкә батыр, хезмәт сөючән. Ул иген игүнең бөтен нечкәлекләре белән комбайнчы буларак таныша.
Песәй кызы Гүзәлия белән гаилә коргач, бераз Яр Чаллыда яшиләр, әмма язмыш җиле аларны авылга кайтара. Моңа кадәр әтиләре Мулланур йортында яшәгән Шириевлар дәүләт булышлыгына таянып, күптәнге хыялларын тормышка ашыруга керешәләр. Халыкта "йорт салуның ние бар" диелсә дә, бу эшнең җиңел түгеллегенә тиз инаналар. Авыл хезмәтчәне кояш күтәрелгәннән алып төнге күктә ай калыкканчы кырда, үз хуҗалыгында ишегалды тутырып мал асрый. Гомумән, язмабыз герое әйтмешли, тын алырга да вакыт юк. Дөрес, 45 ел хуҗалыкта көтүче булып эшләгән Мулланур ага йорт-җир тирәсендә зур булышчы, үсеп килүче улы - 7 нче сыйныф укучысы Ринас та читтә калмый. Кечкенә Эльвина күбрәк әнисе тирәсендә бөтерелә. Ул быел беренче сыйныфка керәчәк. "Кристалл" бию төркемендә тырышып шөгыльләнә.
Без очрашкан көнне Ринат Рафаилович ярдәмгә килгән энесе Флорид белән яңа йортка су үткәрү эшләре белән мәшгуль иде. Мондый вакытта туганнарның иңен тою үзе көч-куәт бирә. Хуҗа белдерүенчә, күп мәшәкатьләр инде артта калган - ут үткәрелгән, җылыту батареялары урнаштырылган. Планда - газ тоташтыру. Йорт эчендә бизәү-матурлау эшләре бара. Койма тотылган, ишегалдында сарай күтәрелеп килә. Крестьян җирне буш яткырырга күнекмәгән: бакчада өлгергән печән чабылган. Киләчәктә башкарыласы гамәлләр дә чиратын көтә: мунча, гараж төзү. "Без өлгергәнче үсеп китмәсә, кызга уйнар өчен мәйданчык та булдырырга иде", - дип елмая Ринат.
Сәламәт тормыш рәвешен үз иткән, гаиләсе, туганнары өчен җан атып торган Р.Шириев, яшь булуына карамастан, хуҗалыкта да хөрмәт казанып өлгергән. Чәчү һәм уңыш җыю чорында ел да алдынгылар сафында. Аның тырыш хезмәте күптөрле Мактау грамоталары, медальләр белән билгеләнгән. Казанда үткәрелгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тантанасында да катнашкан. 2009 елда чәчү батыры булуы белән дә горурлана. Менә шундый тырыш, киләчәккә ышаныч белән караган яшьләр булганда, авылыбызның иртәгәсе өметле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.4000
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.4300
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.5100
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.3700
-
19 апрель 2021 - 08:47Татарстанда юллар ремонтланачак Бу уңайдан илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак4000
-
16 апрель 2021 - 14:17«Карповчы» ТИСы «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады ТР Милли музее бинасында 2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.10300
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.11300
-
16 апрель 2021 - 10:55«Бармакларга гимнастика» «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен ай саен «Бармакларга гимнастика»» технологиясе буенча шөгыльләр үткәрәләр.11000
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.5200
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.12500
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17500
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.14300
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14200
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84