Авырлыклар безне сындырмады
Ижёвкада гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Мирзакаева Каюма Дәүләтшевна Җиңү бәйрәме алдыннан якыннары янәшәсендә 95 яшьлек юбилеен каршылады. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветеранны беренче җитәкче Игорь Привалов исеменнән котлап, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның истәлекле адресын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Котлауларга җирлек башлыгы Валентина Пономарёва да...
Ижёвкада гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Мирзакаева Каюма Дәүләтшевна Җиңү бәйрәме алдыннан якыннары янәшәсендә 95 яшьлек юбилеен каршылады.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветеранны беренче җитәкче Игорь Привалов исеменнән котлап, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның истәлекле адресын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Котлауларга җирлек башлыгы Валентина Пономарёва да кушылды.
Каюма Мирзакаева тумышы белән Тойгуҗа авылыннан.
- Тамырыбыз шул яктан, шунда туып үстем, ирем Габдулла белән танышып гаилә кордык, балаларыбыз дөньяга килде. Дүртесе дә йөзгә кызыллык китермәделәр, картлык көнемдә мине кадерләп тәрбиялиләр. Кайчандыр ирем белән иркәләп баккан күз нурларым миңа бәхетле гомер көзе бүләк иттеләр, - дип сөйли юбиляр.
Сугыш башланганда 24 яшен тутырган Габдулланы 1942 елның гыйнварында хәрби комиссариат чакыруы буенча фронтка алалар. Каты бәрелешләрнең берсендә кыйпылчык тиеп авыр яраланган, контузияләнгән солдат госпитальдән госпитальгә күчеп озак дәвалана. Сәламәтлеге ныклап какшаган Габдулланы "фронтка яраксыз" кәгазе биреп тылга озаталар. Бар хуҗалык эше хатын-кызлар, балалар, картлар җилкәсенә калган чорда, әлбәттә, ул кул кушырып утыра алмый. Хезмәтнең җиңелен-авырын аермый, колхоз эшенә чума. Комбайнда, соңрак Ижёвкада санаторий төзелешендә, "Шифалы су" заводында хезмәт куя. 1942 елда туган беренче балаларының үлеме гаилә өчен авыр сынауга әверелә.
Хәзер Каюма Дәүләтшевна сигез оныгы, 12 оныкчыгына сөенеп яши. Күптән түгел оныгының бәбие туу зур вакыйга булган. Димәк, Мирзакаевларның буын чылбыры озыная бара.
- Күргән кыенлыклар артта калды, яшь, егәрле вакыт иде, бирешмәдек. Хәзерге тыныч, бәхетле тормышым - иң зур байлыгым. Кызым Альбина йорт аркылы гына яши. Пенсиядә булса да, санаторийда эшли. Мин сатучы, Ижёвкага күчкәч хастаханәдә бухгалтер, соңрак "Шифалы су" заводында цех начальнигы булдым, - дип хезмәт юлы белән таныштыра ветеран. Каюма Дәүләтшевнаның эш стажы 44 елдан артык.
- Егәрем булса, әле дә өйдә утырмас идем, - дип шаярта ул. Хәзер дә тәмле бәлешләр, пилмәннәр белән балаларын сыйлый.
- Озын гомер, яшемә күрә сәламәтлек биреп, кадерле әни-әби булуыма Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен, - ди.
Фәймә Вахриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.3300
-
19 гыйнвар 2021 - 15:47Менделеевлылар Качмануны билгеләделәр «Ушков утрауларында» кыю шәһәрлеләр бәкегә чумып алу өчен җыелдылар.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 10:40«Сәламәт булырга телибез!» Быелның 11-15 гыйнварында 11 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасаның «Непоседы» иртә яшьтәге икенче төркемендә шундый девиз астында сәламәтлек атнасы узды.3000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.7100
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.7400
-
18 гыйнвар 2021 - 14:292 нче «Әкият» балалар бакчасында «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы узды «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы уңаеннан 2 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар остазлары белән берлектә милли колоритта панно әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.4400
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25«Татарстанның бадминтон өметләре -1 тур» сайлап алу туры үткәрелде Түбән Камада ТР муниципаль берләшмәләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре -1 нче тур» сайлап алу турының зона этабы узды.4700
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.9100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.9800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.8500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.18500
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.12500
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.12100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика