Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме?

Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.

Комиссия составына ТР Дәүләт техник күзәтчелеге, аграр институт һәм авыл хуҗалыгы белгечләре керде. Алар барлык хуҗалыкларда да булдылар, тракторлар, чәчү комплекслары, машиналар, махсус киемнәр, аптечкалар һәм янгын сүндергечләр булуына зур игътибар бирделәр.

ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспектор урынбасары Мөнир Халиков хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрде, аларның чәчү эшләрен кыска срокта һәм сыйфатлы итеп үткәрүләрен теләде.

— Техниканы тикшерү йомгаклары буенча җиңүче хуҗалыклар ачыкланды, — дип йомгак ясады Илнур Фәрухшин. — Алар «Победа» ҖЧҖ, Альберт Смирнов һәм Әһлиевлар КФХлары. Иң яхшылар Рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары белән билгеләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев