Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Балаларга Раштуа бүләге

    Раштуада Татар Чаллысында яшәүче нәниләр искиткеч бүләк - уен һәм спорт элементлары белән җиһазланган балалар мәйданчыгы алдылар. Символик тасманы район башлыгы Валерий Чершинцев кисте. - Балалар биредә бик рәхәтләнеп буш вакытларын үткәрәчәк, - дип билгеләде Валерий Сергеевич. - Спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү быел да дәвам итәчәк. Җирлек башлыгы Татьяна...

    Раштуада Татар Чаллысында яшәүче нәниләр искиткеч бүләк - уен һәм спорт элементлары белән җиһазланган балалар мәйданчыгы алдылар.
    Символик тасманы район башлыгы Валерий Чершинцев кисте.
    - Балалар биредә бик рәхәтләнеп буш вакытларын үткәрәчәк, - дип билгеләде Валерий Сергеевич. - Спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү быел да дәвам итәчәк.
    Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова район җитәкчелегенә төзелеш өчен рәхмәт белдерде.
    Дүрт яшьлек Фирүзә Карабаева кызыксынып мәйданчыкны күзәтә. Ул бирегә туганы - җиденче сыйныфта укучы Татьяна Пономарёва белән килгән.
    - Монда барысы да заманча, - ди Таня, - Фирүзәне еш алып киләчәкмен, үзем дә шөгыльләнәчәкмен.
    Кызлар һәм малайлар зур канәгатьлек белән атынгычларда атындылар, канат һәм швед стенасыннан йөрделәр, таудан шудылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: