Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • "Без түлибез, бурыч килә"

    Авыл җирлекләрендә җыеннар вакытында Бәзәкәдә яшәүчеләр суга һәм чүп чыгаруга түләгәндә кыенлыклар булуы турында белдергәннәр иде. Теманы дәвам итеп, 74 яшьлек хезмәт ветераны Наҗия Камалетдинова яза: "Судан файдаланган һәм көнкүреш калдыкларын җыйган өчен акча түләсәк тә, квитанцияләрдә бу хезмәтләр өчен бурыч саннары язылып килә". Инде җыенда әйтелгәнчә, авыл халкы акчаларын...

    Авыл җирлекләрендә җыеннар вакытында Бәзәкәдә яшәүчеләр суга һәм чүп чыгаруга түләгәндә кыенлыклар булуы турында белдергәннәр иде.
    Теманы дәвам итеп, 74 яшьлек хезмәт ветераны Наҗия Камалетдинова яза: "Судан файдаланган һәм көнкүреш калдыкларын җыйган өчен акча түләсәк тә, квитанцияләрдә бу хезмәтләр өчен бурыч саннары язылып килә".
    Инде җыенда әйтелгәнчә, авыл халкы акчаларын хезмәт күрсәтүче предприятиеләр белгечләре булган аерым көннәрдә авыл Советына алып килә, ләкин аларның, кагыйдә буларак, касса аппаратлары юк, нәтиҗәдә кешеләрнең кулларында чек калмый.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим