Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Бөрешледә балалар бакчасы төзелә

Бөрешледә 50 урынга төзелә торган балалар бакчасы 1 сентябрьгә куллануга тапшырылачак. Бу төзелеш республика программасы кысаларында алып барыла. Без булган көнне төзелеш барган урында эш кайный иде, ташчылар бригадасы кирпеч стенаны салу белән мәшгуль. - Бригада составында сигез кеше, - дип сөйли Станислав Тимофеев. - Төсле кирпеч фасад өчен кулланыла,...

Бөрешледә 50 урынга төзелә торган балалар бакчасы 1 сентябрьгә куллануга тапшырылачак. Бу төзелеш республика программасы кысаларында алып барыла.
Без булган көнне төзелеш барган урында эш кайный иде, ташчылар бригадасы кирпеч стенаны салу белән мәшгуль.

- Бригада составында сигез кеше, - дип сөйли Станислав Тимофеев. - Төсле кирпеч фасад өчен кулланыла, ә агы - эчке эшләргә. Проект буенча биредә ике төркем бүлмәсе, универсаль зал булачак. Инвалидлар өчен махсус җайланмалар - пандуслар, туалетта автомат ишекләр, тиешле биеклек каралган.
Җирлек башлыгы Лидия Смирнова сүзләренчә, авылда мәктәпкәчә учреждение 20 елга якын эшләмәде. Яшь гаиләләр балалар бакчасы ачылуны түземсезлек белән көтәләр.
Елена Садовникованың дүрт баласы бар. Өлкән кызы Полина быел мәктәпкә бара, ә энекәшләре Егор, Семён, Максим - мәктәпкәчә учреждениегә беренче кандидатлар.
- Балалар бакчасы ачылу безнең проблеманы хәл итәр билгеле, - ди Елена. - Әлегә ирем белән чиратлашып бала карыйбыз.
Артамоновлар гаиләсендә өченче бала туарга тора. Биш яшьлек Ангелина һәм дүрт яшьтәге Лёвушка урамда уйныйлар.
- Без Менделеевскидан күчеп килдек, - ди әниләре Анастасия. - анда Ангелина бакчага йөрде һәм хәзер инде юксына. Аның белән өйдә шөгыльләнәбез, ләкин бакча - ул баланың төрле яклап камилләшүе гаранты.
Бөрешле авылында мәктәпкәчә яшьтәге балалар егермедән артып китә. Бөрешлеләр генә түгел, күрше Тогай авылы халкы да төзелеш тәмамлануын көтә.
Озакламый балалар бакчасы ачылачагы турында хәбәрдәр бер гаилә Түбән Камадан Бөрешлегә күченеп кайтырга җыена. Киләчәктә бу авылда фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла.

Ольга Смолькова

Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Бригада