Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Бөрешлеләрчә җирле үзидарә

    Бөрешле авылы халкының район хакимияте һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләре белән очрашуы концерт белән башланды. Җирлек башлыгы Лидия Смирнова узган елдагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер проблемалы мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, әлегә Мәдәният йортын ремонтлау контрольдә кала. - Җирлек территориясендә 203 кеше яши, шул исәптән 41 пенсионер....

    Бөрешле авылы халкының район хакимияте һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләре белән очрашуы концерт белән башланды.
    Җирлек башлыгы Лидия Смирнова узган елдагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер проблемалы мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, әлегә Мәдәният йортын ремонтлау контрольдә кала.
    - Җирлек территориясендә 203 кеше яши, шул исәптән 41 пенсионер. Мәктәп укучылары казанышлары белән сөендерә. Мисал өчен, Альбина Әхмәдуллина, Алёна Смирнова республика күләмендәге фән олимпиадасында җиңүчеләр булдылар, - диде Лидия Алексеевна.
    "Победа" ҖЧҖ директоры Геннадий Козлов башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясады, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде.
    Участковый Рамил Фәйзуллин авыл җирлеге территориясендәге оператив хәл турында мәгълүмат бирде:
    - Җирлектә оператив хәл тотрыклы, әмма халык социаль челтәрдә очрый торган мошенниклыкның яңа төрләренә карата уяу һәм сизгер булырга тиеш.
    Район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров социаль-икътисадый үсеш турында сөйләде. Менделеевск Кама аръягы районнары арасында инвестицияләр җәлеп итү буенча алдынгылар рәтендә, бүгенге көндә авердин-ангусс токымлы мөгезле эре терлек үрчетү өлкәсенә яңа инвестор килде. 2017 елга шәһәрдә яңа микрорайон төзү планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: