Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Булачак уңыш бүгеннән башлана

    "Алтын башак" ҖЧҖ хезмәткәрләре районда беренчеләрдән булып язгы чәчүне төгәлләде. Чәчү алдынгылары Май - яз таҗы, игенчеләрне җылы көннәр белән куандыра. Менә, вакытында һәм ашыкмый гына куанычлы яңгыр да явып үтте, туфракны дымга баетты. Хуҗалыкта барлык агротехник чаралар вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылган, эш визиты белән булып, без моңа инандык....

    "Алтын башак" ҖЧҖ хезмәткәрләре районда беренчеләрдән булып язгы чәчүне төгәлләде.
    Чәчү алдынгылары
    Май - яз таҗы, игенчеләрне җылы көннәр белән куандыра. Менә, вакытында һәм ашыкмый гына куанычлы яңгыр да явып үтте, туфракны дымга баетты. Хуҗалыкта барлык агротехник чаралар вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылган, эш визиты белән булып, без моңа инандык. Агрофирма директоры Азат Галимуллин сүзләренчә, авыл хезмәтчәннәре 5 майдан 13енә кадәр, темпларны кызулата барып, көн яктысын максималь файдаланганнар, чөнки шытымнар май кояшын күрергә тиеш. Инженер Владимир Павлов һәм хуҗалыкта 1984 елдан эшләүче агроном Михаил Никандровның бердәм гамәлләре нәтиҗәсендә, районда беренче булып чәчүне төгәлләделәр. Хезмәт ярышында җиңүчеләр арасында 57 яшьлек механизатор Михаил Васильев та (рәсемдә уңда) бар, ул 40 ел буена кызу эш өстендә кояш чыгышын кырда каршылый. Михаил Иванович 810 гектарда чәчү, 500 гектарда туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләрен башкарды. Чәчүчеләр Алексей Спиридонов һәм Николай Петров, ГАЗ-53 шофёры, чәчүлек орлык ташучы Пантелеймон Степанов аның уңышын бүлештеләр.
    Уңышка китерүче мөһим факторлар
    Хуҗалык игенчеләре быел 1410 гектарда бөртекле культуралар чәчте, шул исәптән бодай 500 гектарны били, арпа - 600 га, берьеллыклар - 210 гектар. 50 гектар мәйданда уҗым бодаен кабат чәчәргә туры килде. Һава канцеляриясе үз төзәтмәләрен кертә. Әмма уҗымнарны кабат чәчү язгы кыр эшләренә комачауламады.
    Механизаторлар туңга сөрүне көздән төгәлләделәр. Бу, кешедән кала, тагын бер мөһим фактор. Игенчеләр кояш күренә башлауга кырга ашыктылар һәм кичке эңгер-меңгергә кадәр эшләделәр. Агрофирма җитәкчелегенең игътибары һәм кайгыртучанлыгы, хезмәт хакын тоткарлыксыз бирү, кырда өч мәртәбә кайнар аш белән тәэмин итү, хезмәтне яхшы оештыру җир эшкәртүчеләргә армый-талмый һәм энтузиазм белән эшләү мөмкинлеге бирә. Пешекче Мария Евдокимова менюны төрләндерергә һәм тәмле итеп әзерләргә тырышты. Хезмәт ветераны Иван Иванов үз машинасында ризыкны басуга илтүне тәэмин итте.
    Булачак механик Можгада укый
    Монаш авылының 18 яшьлек егете, Можга агротехник техникумының икенче курс студенты Максим Ишаев (рәсемдә) язгы чәчү кампаниясендә үзен яхшы яктан күрсәтте.
    Ул техникум юлламасы белән практика үтә.
    - Максим бер секунд та эшсез утырмады, җаваплы һәм намуслы, крестьян оеткысы бар, үзен тәҗрибәле тракторчы кебек тотты, - дип мактый баш агроном практикантны.
    М.Ишаев үзенә беркетелгән тракторда орлык ташый һәм, орлыклар буразнага салынгач, җирне тигезли (800 гектар). Укуын тәмамлагач, яшь белгеч "Алтын башак"ка механик булып кайтырга ниятли, мәктәп елларыннан техниканы яхшы белә. Без килгән көнне дә, яңгырдан соң басуларның кипшерүен көтеп, техникасы янында кайнаша иде. Алда механизаторларны чәчүгә кадәр җирне тырмалау көтә, әлегә ул көчле явым-төшемнәр сәбәпле, туктатылды.
    Чәчүдә ваклыклар юк
    Уңыш орлык материалы сыйфатына бәйле. Аларда булган авырулар һәм корткычлар уңдырышлылыкны 30 процентка кадәр киметергә мөмкин. Шунлыктан язгы-кыр эшләре башланганчы утыртыр өчен әзерләнгән орлыкны химик реактивлар белән эшкәртү зарур. "Алтын башак" хуҗалыгында чәчүне инкрустацияләнгән орлык фонды белән ике агрегат башкарды. Хәзер авыл хезмәтчәннәре алдындагы бурыч - шытымнарны чүп үләннәреннән, корткычлар һәм авырулардан саклау. Аграр өлкәдә эшләүчеләр "Спецстрой" ҖЧҖнең (генераль директоры Геннадий Парамонов) инвестор буларак булышлыгы нәтиҗәсендә хезмәт казанышларына ирешәләр. Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар белән тәэмин итүдә тоткарлыклар юк, хуҗалык кадрлар белән тулаем комплектланган, комбайннар уракка әзер, механизаторлар азык әзерләү техникасын ремонтлау һәм көйләү эшләренә керешәләр. Берьеллык һәм күпьеллык азык культуралары җирләрен һәр елны яңарту мөмкинлеге бар. Әмма әле монашлылар һәм илнәтлеләргә мул уңыш үстерү өчен авыл хуҗалыгы сезоны буенча күп тырышлык һәм киеренке хезмәт куярга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: