Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Бәйрәмнәр гөрләп узды

Районның мәдәни учреждениеләрендә май чабу бәйрәмнәре гөрләп узды. Тойгуҗада Кыш озату программасына бизәлгән атларда авыл урау, бәйрәм символына әверелгән тәмле беленнән авыз итү, халык уеннарында катнашу, концерт карау керде. Чараның уңышлы узуында мәдәният йорты директоры Айсинә Мөхәммәтҗанованың, тойгуҗалы Алексей Башининның, Гөлнур Садыйкованың һ.б. лар өлеше зур булды. Кокшанлылар спорт ярышларында,...

Районның мәдәни учреждениеләрендә май чабу бәйрәмнәре гөрләп узды.
Тойгуҗада Кыш озату программасына бизәлгән атларда авыл урау, бәйрәм символына әверелгән тәмле беленнән авыз итү, халык уеннарында катнашу, концерт карау керде. Чараның уңышлы узуында мәдәният йорты директоры Айсинә Мөхәммәтҗанованың, тойгуҗалы Алексей Башининның, Гөлнур Садыйкованың һ.б. лар өлеше зур булды.
Кокшанлылар спорт ярышларында, уеннарда үзләрен сынадылар, җиңүчеләр сувенирларга ия булдылар. Карачкы тирәсендә әйлән-бәйлән оештыру күпләрне түгәрәккә җыйды. Авыл халкы беленнең ниндиләрен генә ашамады - балык, алма, гөмбә төргәннәрен. Күңелле бәйрәм оештыручы клуб мөдире Рәмзия Кириллова ул көнне күп рәхмәт сүзләре кабул итте.
"Элнет", "Памаш", "Эрвел" фольклор ансамбльләре Грахов районында Кышны озату чарасында катнаштылар. Тамашачыларны халык җырлары, уеннар белән сөендерделәр, такмаклар конкурсында осталыкларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары бђйрђмнђре гљрлђп узды