Бәзәкәдә Мәүлид кичәсе
Мәүлид - сөекле Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган кичәседер. Ул барыбыз өчен дә кадерле. Шул уңайдан Бәзәкә мәчетендә Мәүлид кичәсе оештырылды. Чарага 35 кеше килде. Бәйрәмне күптән түгел генә мулла вазифаларын башкаруга керешкән Мансур Гәрәев ачты. Ул олуг бәйрәмнең бөтен дөнья мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия булуын, рухларыбызга яктылык,...
Мәүлид - сөекле Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган кичәседер. Ул барыбыз өчен дә кадерле.
Шул уңайдан Бәзәкә мәчетендә Мәүлид кичәсе оештырылды. Чарага 35 кеше килде. Бәйрәмне күптән түгел генә мулла вазифаларын башкаруга керешкән Мансур Гәрәев ачты. Ул олуг бәйрәмнең бөтен дөнья мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия булуын, рухларыбызга яктылык, күңелләребезгә шатлык китерүен ассызыклады.
Менделеевскиның "Таң" мәчетенә яңа билгеләнгән имам-хатыйп Ирек Нуриев гади, аңлаешлы итеп Пәйгамбәребезнең тормышы, аның күркәм сыйфатлары, җәмгыятьтәге вәзгыят турында бәян итте. Сүзләрен гыйбрәтле мисаллар, хәдисләр белән тулыландырды.
Азан әйтүче мөәзин Нәгыйм Әхмәтсәхипов мәчеттә озак еллар мулла булып торган Мехәммәтнур Сабитовка, аны алыштырган Минемулла Хуҗинга рәхмәт белдерде.
Остабикә Фәния Гайнетдинова да үз фикерләрен җиткерде:
- Иман йортында өйрәтелүче дин сабакларына хатын-кызлар актив йөри. Алар өч төркемдә белем алалар. Өлкән апаларның барысы да гарәпчә укый белә. Яшьрәкләргә гарәп графикасын, дин сабакларын, намаз уку тәртибен авылдашыбыз Гамилә Галимова өйрәтә. Ул, Алабугада яшәвенә карамастан, билгеләнгән уку көннәрен калдырмый. Шуны да әйтергә кирәк, быел ул гаиләсе белән Хаҗга барып, Аллаһыга гыйбадәт кылып кайтты. Мөгаллимә бер төркемгә сабак бирүне миңа ышанып тапшырды.
Чыгышлар тәмамлангач, Ирек хәзрәт дини викторина үткәрде, дөрес җавап бирүчеләрне китаплар белән бүләкләде. Вакытлары кергәч, Икенде, Ахшам намазлары укылды, Пәйгамбәребезгә багышлап салават әйтелде.
Мәүлид кичәсе мул чәй табыны артында дәвам итте. Һәркем өеннән әзерләп сый-нигъмәтләр алып килгән иде.
Рәмзия Мөхетдинова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли4600
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.6700
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.7700
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш9500
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте11800
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август12900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте14000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.4600
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.5700
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.21400
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.18700
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика