Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Бәзәкәгә чиста су килде

Июльдә Бәзәкә авылында район башлыгы Игорь Привалов катнашында су чистарту станциясен тантаналы ачу булды. Тәүлегенә 200 м3 җитештерү егәрлекле кыйммәтле җиһаз - блоклы-модульле елга суын чистарту мембрана корылмасы авыл мәктәбе артында, канализация-насос станциясе янында урнашты. Әлеге су чистарту системасының өстенлекләре турында презентация барышында "Амазон" ҖЧҖ директоры Александр Волков сөйләде. Нанотехнологияләр...

Июльдә Бәзәкә авылында район башлыгы Игорь Привалов катнашында су чистарту станциясен тантаналы ачу булды.
Тәүлегенә 200 м3 җитештерү егәрлекле кыйммәтле җиһаз - блоклы-модульле елга суын чистарту мембрана корылмасы авыл мәктәбе артында, канализация-насос станциясе янында урнашты.
Әлеге су чистарту системасының өстенлекләре турында презентация барышында "Амазон" ҖЧҖ директоры Александр Волков сөйләде.
Нанотехнологияләр кулланып тирән мембраналы чистарту химик һәм микробиологик кушылмалардан арынырга ярдәм итә.
- Су агартыла, чистара, чит кушылмалар һәм ят исләр бетерелә, - дип ассызыклады ул. - Чистарту процессында Кама суы берничә баскыч үтә. Беренче, механик этапта ул басымлы-комлы фильтрлар аша үтә һәм эреми торган кушылмалардан арындырыла. Икенче этапта химик һәм микробиологик кисәкчәләрдән азат ителә. Финиш баскычында активлаштырылган күмер аша фильтрлана, ультрашәмәхә стерильләштерү үтә һәм эчәргә яраклыга әйләнә. Суның сыйфаты барлык санитар таләпләргә туры килә.
- Бәзәкәлеләр барлык җыеннарда түбән сыйфатлы су кулланабыз дип чаң суктылар. Бүген авылдашларым өчен тормышта мөһим проблеманың ниһаять хәл ителүеннән зур шатлык кичерәм, - ди җирлек башлыгы Мансура Сәлимуллина.
Мансура Хәмәтовна Бәзәкә халкы исеменнән район җитәкчелегенә, шәхсән Игорь Анатольевичка, "Амазон" ҖЧҖ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
- Авылга чиста су килү белән, тормыш сыйфаты да яхшырачак. Кешеләр турында кайгыртуыгыз өчен сезгә рәхмәт. Изге эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын.
Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мендлеевск вакыйга “Амазон” ЌЧЌ