Бәзәкәлеләр салам тәҗрибәсе үткәрә
1489
0
0
Бәзәкәле Әхмәстиновлар бәрәңгене яңа технология буенча үстерәләр - җирдә түгел, саламда. Чаллы-Әгерҗе трассасының Бәзәкә участогын узганда, ирексездән "алтын" саламлы бәрәңге бакчасына игътибарны юнәлтәсең. Бәрәңгене еш кына "икенче икмәк" дип атыйлар һәм бу дөрес тә. Материаль һәм физик чыгымнар шактый булуга карамастан, әлеге авыл хуҗалыгы культурасының кереме аз. Камил белән Лилия...
Бәзәкәле Әхмәстиновлар бәрәңгене яңа технология буенча үстерәләр - җирдә түгел, саламда.
Чаллы-Әгерҗе трассасының Бәзәкә участогын узганда, ирексездән "алтын" саламлы бәрәңге бакчасына игътибарны юнәлтәсең. Бәрәңгене еш кына "икенче икмәк" дип атыйлар һәм бу дөрес тә. Материаль һәм физик чыгымнар шактый булуга карамастан, әлеге авыл хуҗалыгы культурасының кереме аз. Камил белән Лилия гаиләдә үзара киңәшләшеп табышны арттыру максатыннан заманча алымнар кулланырга булалар.
- Салам астында бәрәңге үстерүне беренче мәртәбә тәҗрибә өчен кулландык, - дип фикерләре белән бүлешә Лилия Нургалиевна. - Уңышсыз калмас өчен, икенче бакчага элеккечә утырттык. Әле генә шуннан кайттык, берөзлексез чүбен утау, төбен өю, колорадо коңгызлары - химия кулланмыйча бетерәм димә, мәшәкате җитәрлек. Икенче урындагы саламлы участокка, ир белән хатын сөйләвенчә, 20 см түшәү өчен 1,5 тюк арыш саламы киткән:
- Утыртыр өчен сары төстәге бәрәңге кулландык, алары Актаныш районыннан китерелгән, тәмле, пешкәч таралып тора. Яңгырлар булмаганда су һәм сабакларына көл сиптек, (шуңа күрә ныклы бәрәңге төпләрендә без корткычлар күрмәдек). Бер сүз белән әйткәндә, барысын да яхшы уңыш алучы Тукай районындагы туганнарыбызның эш алымнары һәм тәҗрибәсе буенча эшләдек.
Мондый алым белән үстерүнең кайбер өстенлекләре бар, билгеле, ләкин "чебешләрне, бу очракта - бәрәңгене, көзен саныйлар".
Бәзәкәлеләр билгеләп үткәнчә, Әхмәстиновлар гаиләсе тату һәм хезмәт сөючән. Шәхси хуҗалыклары кош-корт һәм терлекләр белән тулган - сыер, бозау, сарыклар һәм кәҗә. Камазда йөк ташучы Камил Шамилевич ярдәмче хуҗалык өчен азык әзерли. Лилия Нургалиевна - Бәзәкә мәктәбенең тарих укытучысы, чәчәкләр ярата, алар бөтен җирдә - өй һәм ишек алдында, тәрәзә төпләрендә. Әти-әнисенә ике балалары булыша. Кызлары Гүзәл, яр Чаллы пединститутын кызыл дипломга тәмамлап, мәктәптә эшли һәм аспирантурада укый. Уллары Алмаз 9 нчы сыйныф имтиханнарын уңышлы тапшырды. Икесе дә танылган "Шаян" бию коллективында тәрбияләнүчеләр.
Бәзәкәлеләр белән саубуллашканда, алардан көзен алыначак уңыш турында мәгълүмат бирүләрен үтендек. Икенче икмәкнең "салам эпопея"сы ничек тәмамланыр? Газета укучылар өчен бу кызыклы булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 гыйнвар 2021 - 16:14«Республика затлары» проектын Минтимер Шәймиев күргәзмәсе ачты Казанда Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды.2600
-
20 гыйнвар 2021 - 10:24Бер миллион язылучысы булган блогер – «Ялкын» журналында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Кичәдә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашты.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.6000
-
19 гыйнвар 2021 - 15:47Менделеевлылар Качмануны билгеләделәр «Ушков утрауларында» кыю шәһәрлеләр бәкегә чумып алу өчен җыелдылар.4300
-
19 гыйнвар 2021 - 10:40«Сәламәт булырга телибез!» Быелның 11-15 гыйнварында 11 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасаның «Непоседы» иртә яшьтәге икенче төркемендә шундый девиз астында сәламәтлек атнасы узды.4400
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.8100
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.8600
-
18 гыйнвар 2021 - 14:292 нче «Әкият» балалар бакчасында «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы узды «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы уңаеннан 2 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар остазлары белән берлектә милли колоритта панно әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.5900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.8800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.19200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.12200
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралды Район башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10300
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84