Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Бәзәкәлеләрне су белән тәэмин итү проблемасы борчый

Предприятие һәм учреждениеләр эшчәнлеге белән танышу барышында аларны перспективалы үстерү буенча чаралар комплексын билгеләп, район җитәкчесе Валерий Чершинцев территорияләрне карауны авыл җирлекләреннән башлады. Дүшәмбе көнне "Кама" колхозы" ҖЧҖ һәм Бәзәкә җирлегенең социаль билгеләнештәге объектларында булып, Валерий Сергеевич халык җыенында авыл кешеләре белән очрашты. Җирлек башлыгы Мансура Сәлимуллина агымдагы елның 10...

Предприятие һәм учреждениеләр эшчәнлеге белән танышу барышында аларны перспективалы үстерү буенча чаралар комплексын билгеләп, район җитәкчесе Валерий Чершинцев территорияләрне карауны авыл җирлекләреннән башлады.
Дүшәмбе көнне "Кама" колхозы" ҖЧҖ һәм Бәзәкә җирлегенең социаль билгеләнештәге объектларында булып, Валерий Сергеевич халык җыенында авыл кешеләре белән очрашты.
Җирлек башлыгы Мансура Сәлимуллина агымдагы елның 10 аендагы эшчәнлек йомгаклары турында отчёт бирде. Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан алты миллион сумга зураючы өч чокырны мелиорацияләү буенча эш төгәлләнде. Сәйтәк авылында күпфункцияле үзәк төзелә, аның 600 кв. метрлы мәйданында ФАП, 50 урынга клуб, китапханә, 15 урынга балалар бакчасы, шулай ук 15 урынлы башлангыч мәктәп урнашачак. Объектның смета бәясе 17 млн. сум. "Чиста су" федераль программасы кысаларында июль аенда суүткәргеч төзелеше буенча эш башланды. Бу максатларга 12900 мең сум акча үзләштерелде, проектта каралган гомуми сумманың 45 проценты кадәр. 1100 мең сумга елга суын чистарту буенча блоклы-модульле мембрана җайланмасы реконструкцияләнде.
- Республика конкурсында җиңү җирлек эшчәнлегенең нәтиҗәсе булды. 1 миллион сум күләмендә грант акчалары җирлек объектларының материаль-техник базасын ныгытуга юнәлдереләчәк, - дип йомгак ясады Мансура Хәмәтовна.
"Кама" колхозы" ҖЧҖ эшчәнлеге турында директор Азат Галимов мәгълүмат бирде.
- Бөртекле культуралар уңышы һәр гектардан уртача 25,8 центнер тәшкил итте, - диде Азат Ибраһимович, - Уҗым бодаеннан мул уңыш алдык - һәр гектардан 40 центнер. Күпьеллык үлән чәчүгә өстенлек бирәбез. Иң мөһиме - мөгезле эре терлекләр өчен азык әзерләү.
- Сезнең хуҗалык җитештерү күрсәткечләре буенча районда да, республикада да яхшылар исәбендә. Чагыштыру өчен: Татарстан буенча быел уртача уңыш һәр гектардан 18-19 центнер булды, - диде Валерий Чершинцев һәм колхоз хезмәтчәннәренә ирешелгән нәтиҗәләрдә туктамауларын, перспективага эшләүләрен теләде.
Полициянең участок вәкиле Альберт Юнысов райондагы оператив хәл белән таныштырды, халык игътибарын җирлек территориясендә тәртип тәэмин итүгә, шикле кешеләргә карата уяулык күрсәтүгә юнәлдерде.
- Спиртлы эчемлекләрне кирәгеннән артык куллану күп бәлаләргә китерә, - дип дәвам итте сөйләшүне Валерий Чершинцев. - Бәзәкә - татар авылы. Биредә әлеге проблема алай ук актуаль түгелдер дип уйлыйм. Шулай да, бәзәкәлеләрне спиртлы эчемлектән баш тартырга өндим. Халык арасында алкогольгә каршы пропаганда алып барырга ярдәм итүче ветераннар йогынтысына өмет тотам.
Аннан район җитәкчесе халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Су белән тәэмин итү проблемасы иң кискен булып калуын дәвам итә.
- Суүткәргеч төзелеше әлегә төгәлләнмәгән. Аны азагына җиткерү өчен түземлек белән бераз көтәргә туры киләчәк. Кызганычка каршы, бу өлкәдә төзелеш эшләренең чираттагы этабын финанслау мәсьәләсе ачык булып кала. Әлеге проблема тирәсендә бәхәсләр күбрәк булган саен, программага керү шулкадәр катлаулырак булачак. Күмәк тырышлык белән генә тиешле нәтиҗәгә ирешә алачакбыз, - дип йомгаклады сүзен Валерий Сергеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск менделеев бђзђкђлелђрне су белђнтђэмин итњ проблемасы