Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Чәчү төгәлләнде, яңгырлар көтәбез

    Район хуҗалыкларында чәчү кампаниясе тәмамланды. Уҗым культуралары өчен 3361 гектар авыл хуҗалыгы биләмәләре билгеләнгән, сабан бөртеклеләренә - 6834 гектар. 2014 ел чәчүенә 390 тонна элиталы орлыклар алынды. Авыл хезмәтчәннәрендә явым-төшемнәр булмау зур борчылу тудыра. Бүген туфракта булган дымны саклау мөһим. Районда кыска срокларда - 5-6 көндә 13,4 мең гектар мәйданда...

    Район хуҗалыкларында чәчү кампаниясе тәмамланды.
    Уҗым культуралары өчен 3361 гектар авыл хуҗалыгы биләмәләре билгеләнгән, сабан бөртеклеләренә - 6834 гектар. 2014 ел чәчүенә 390 тонна элиталы орлыклар алынды. Авыл хезмәтчәннәрендә явым-төшемнәр булмау зур борчылу тудыра. Бүген туфракта булган дымны саклау мөһим. Районда кыска срокларда - 5-6 көндә 13,4 мең гектар мәйданда дым каплатылды, 2400 гектарда уҗым культуралары тукландырылды. Басуларда 50 агрегат эшли, тәүлеклек җитештерүчәнлек 1200 га тәшкил итә. "Кама" колхозы", "Татагро" ҖЧҖдә, "Әһлиев" КФХ чәчүлекләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән һәм авырулардан саклау чаралары бара.
    Бүген аграрийлар өчен беренче планда җитештерү күләмен арттыру бурычы түгел, аның икътисадый максатчанлыгын аңлау тора. ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов видеоконференция режимындагы киңәшмәдә моңа авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренең игътибарын җәлеп итте.
    - Мисал өчен, белгечләр мал азыгы өчен эссегә чыдам судан үләне, тары чәчәргә тәкъдим итә, - диде ул.
    Районда берьеллык үләннәргә 2355 гектар мәйдан билгеләнгән, 5000 гектарда күпьеллык үлән чәчелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: