Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Челтәрне модернизацияләү – һәр йортка чиста суга юл

    Ике атна элек Бәзәкә авылында елга суын чистарту блоклы-модульле мембрана корылмасы файдалануга тапшырылды. - Бәзәкәлеләрнең хыялы чынга ашты - авылга чиста су килде. Һәркем су белән тәэмин итү чыганагыннан бушлай файдалана ала. Су бирү системасы график буенча башкарылачак, - дип мәгълүмат бирде Бәзәкә җирлегенә халык җыенына килгән район башлыгы Игорь...

    Ике атна элек Бәзәкә авылында елга суын чистарту блоклы-модульле мембрана корылмасы файдалануга тапшырылды.

    - Бәзәкәлеләрнең хыялы чынга ашты - авылга чиста су килде. Һәркем су белән тәэмин итү чыганагыннан бушлай файдалана ала. Су бирү системасы график буенча башкарылачак, - дип мәгълүмат бирде Бәзәкә җирлегенә халык җыенына килгән район башлыгы Игорь Привалов.
    Очрашу барышында Игорь Анатольевич болай дип ассызыклады:
    - Ләкин моның белән эшләр бетмәде. Без суны һәр бәзәкәленең өенә җиткерергә исәп тотабыз. "Чиста су" президент программасын тормышка ашыру кысаларында Бәзәкәне су белән тәэмин итүне модернизацияләүнең беренче этабында агымдагы елда 12,7 млн. сум үзләштерү планлаштырыла. Проект-смета документациясе нигезендә биредә 5,5 км үзәк челтәр салырга кирәк. "Подводинвест" ҖЧҖ төзүчеләре полиэтиленнан яңа торбаүткәргеч салуга керешәчәк.
    Алга таба яңа төзелгән челтәрләр Турай суалгычына һәм параллель рәвештә баромембрана корылмасына тоташтырылачак. Кышын, бакча эшләре тәмамлангач, бәзәкәлеләр иң югары сыйфатлы эчәргә яраклы судан файдалана ала. Җәен, участокларга сибү вакытында, йортларга хуҗалык-көнкүреш суы киләчәк. Бу су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен эшләнә.
    Программаны тормышка ашыру срогы өч ел, бәясе 38 млн. сум.
    - Бердәнбер шарт - һәр хуҗалык суүткәргеч торбаны үзәк трассадан өенә кадәр мөстәкыйль үткәрергә тиеш, - дип кисәтте ул.
    Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, тәкъдимнәрен җиткерде.
    - Әйе, эшләр күп хезмәт һәм чыгымнар таләп итә. Ләкин моннан башка Бәзәкәдә су белән тәэмин итү проблемасын хәл итеп булмый. Түзәргә кирәк, алга таба су белән тәэмин итү буенча сораулар булмаячак, - дип ышандырды Игорь Привалов.
    Газетаның бу саны калыпка салынганда, төзүчеләр инде җир эшләрен башлады.
    - Барлык яңалык та авыррак кабул ителә. Шикләр туа. Ләкин күз курка, кул эшли. Бу проблеманы да җиңеп чыгарбыз. Безгә су кирәк, - ди Бәзәкә мәктәбе педагогы Ясминур Гыйзәтуллина.

    Лариса Кривилёва

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: