Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Чупакабра: яңадан кайту

    Районның шәхси хуҗалыкларында сәер вакыйгалар дәвам итә. Без билгесез җанварның Песәй җирлегендә яшәүчеләрнең хуҗалыкларына һөҗүме турында язган идек инде. Бу юлы җәнлек үзен Яңабирдедә һәм Тын Тауда белдерде. Серле җанвар бер үк сценарий буенча эш итә: төнлә участокларга үтеп керә, кош-кортны юк итә һәм сиздермичә генә югала. 24 сентябрьгә каршы...

    Районның шәхси хуҗалыкларында сәер вакыйгалар дәвам итә. Без билгесез җанварның Песәй җирлегендә яшәүчеләрнең хуҗалыкларына һөҗүме турында язган идек инде. Бу юлы җәнлек үзен Яңабирдедә һәм Тын Тауда белдерде.

    Серле җанвар бер үк сценарий буенча эш итә: төнлә участокларга үтеп керә, кош-кортны юк итә һәм сиздермичә генә югала. 24 сентябрьгә каршы төндә ул Тын Таудагы Аникиннар хуҗалыгына керә. Гаилә куркыныч очрашуны әле дә тетрәнеп искә ала. Константин кич белән йорт куяннарын читлеккә яба, ә иртән бөтен участокка таратылган каннары эчелгән тугыз гәүдәгә тап була. Унынчы куян күршеләренә кача. Аны иртән хуҗасына тапшыралар.
    Аникиннар икенче төнгә ныклап әзерләнәләр. Гаилә башлыгы читлекне ДСП такталары белән ныгыта, ныклы сетка тарта, янып-сүнеп торучы стробоскоп - яктырту приборы әзерли. Ул төнге берләр тирәсендә ишегалдына чыга.
    - Этнең кызганыч итеп улавы гаҗәпләндерде. Шунда читлекләр янында ниндидер тавыш ишеттем. Стробоскопны кабызгач, күргәнемнән катып калдым. Арт аякларына баскан җанвар читлекләр янында мәш килә, калганнары янәшәдә. Аларның зурлыклары шаккаттырды: төлкегә караганда зуррак, йоннары юк, кызыл күзле, озын чырайлы. Мин "болар чупакабра икән" дип уйладым. Алар уттан да курыкмыйлар. Пневматик корал гына ярдәм итте. Берничә тапкыр аткач, җанварлар качты, - дип сөйли Константин. - Яңадан төнге өчтә килделәр. Тагын мылтык коткарды. Ләкин читлекләр ерткычның көчле куллары белән каерылган иде.


    - Бу озын төн булды, иртәнгә кадәр ирем безне саклады, - дип өсти тормыш иптәше Алёна. - Чупакабралар үз визитлары турында автограф калдырды - бүрәнәләрдә тырнак эзләре.
    Шундый ук очрак Яңабирде авылында да теркәлде. 27 сентябрьгә каршы төндә Егоровлар хуҗалыгында дүрт үрдәк белән "сыйланалар". Һөҗүм итү алымы бертөрле.
    - Өчесенең муенында тишек, берсенең эче актарылган, - дип сөйләде безгә телефоннан Михаил Егоров. - Җәнлекне мин дә, әнием Валентина Павловна да күрде. Тышкы кыяфәте белән көзәнгә ошаган. Авылдашлар белән тотмакчы да булган идек, ләкин нәтиҗәсез. Ерткычның тәртибенә караганда, котырган булырга тиеш, кешеләрдән курыкмый. Яңадан килер дигән уйда калабыз.
    Менделеевлылардан чупакабрага ышану-ышанмаулары турында сораштык. Күпчелекнең скептик карашта булуы ачыкланды. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, без күпкатлы йортларда яшәүче, хуҗалык тотмаучы шәһәрлеләрнең фикерен белештек.
    - Авылларда ниндидер ерткыч йөрүенә ышанам, мөгаен, алар берничәдер, - ди пенсионер Роза Йосыпова. - Ләкин чупакабра дип раслый алмыйм.

    Мондый хәлләр Мамадыш, Тукай һәм башка кайбер районнарда теркәлде.
    Казан педагогия университетының зоология фәннәре профессоры Петр Горшков фикеренчә, серле чупакабра - безнең сусар (росомаха). Бу җанвар сирәк очрый һәм яшерен эш йөртә. Мин зоологиядә озак еллар эшләп тә, сусарны гомеремдә ике тапкыр гына күрдем. Соңгы вакытта азык базасы нык кимеде, безнең урманнарда куяннар, вак тояклылар, хәтта тычканнар да азайды. Шуңа күрә сусарлар урманнардан авылларга килергә, йорт хайваннарын үтерергә мәҗбүр. Гадәттә бу ерткыч берьялгызы аулый, ачлык һәм курку гына җәнлекләрне зур булмаган өерләргә берләштерә. Сусар зурлыгы буенча уртача эт кебек, арткы аякларына баса, хәтта агачка да менә ала. Ерткыч кеше өчен дә куркыныч, арттан һөҗүм итә, үлемгә китерүче яралар ясый. Сусар корбаннарының эчләрен яра, эчке органнарын ашый.

    "Чупакабрадан" зыян күрү очраклары сусарга хас алым.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: