Эшчәнлек дүртле билгесе белән бәяләнде

Ильнәт авылы мәдәният йортында "ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе" Менделеевск районы җирле иҗтимагый оешмасының отчет- сайлау конференциясе узды. Анда Мари Эл һәм Удмуртия республикаларыннан, Яр Чаллыдан вәкилләр катнашты. Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды: узган елдагы эшчәнлеккә йомгаклар, яңа Совет составын сайлау, киләсе елга "Семык" республика бәйрәмен үткәрү. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль...
Ильнәт авылы мәдәният йортында "ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе" Менделеевск районы җирле иҗтимагый оешмасының отчет- сайлау конференциясе узды. Анда Мари Эл һәм Удмуртия республикаларыннан, Яр Чаллыдан вәкилләр катнашты.
Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды: узган елдагы эшчәнлеккә йомгаклар, яңа Совет составын сайлау, киләсе елга "Семык" республика бәйрәмен үткәрү.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров район башлыгы исеменнән делегатларны һәм кунакларны сәламләде, уңышлы эшчәнлек теләде.
Менделеевск районында "ТР марилары ММА" җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Геннадий Мальгин узган елдагы эшчәнлек турында отчет белән чыгыш ясады.
- Марилар җирле иҗтимагый оешмасының рәсми рәвештә оештырылуына бер ел узды. Безнең максат: мари халкының телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү, аларны киләчәк буыннарга җиткерү. Бу уңайдан сизелерлек эшләр башкарылды. Районда мари хоры һәм фольклор ансамбльләр уңышлы эшли. Алар район һәм республика күләмендә узган чараларда актив катнашып уңышлы чыгыш ясыйлар. 2017 елда Ильнәт авылында "Семык" республика бәйрәмен үткәрү күздә тотыла, безнең бурыч - аны югары дәрәҗәдә оештыру, - ди Геннадий Александрович.
Татарстанда Мари Элның вәкаләтле вәкиле Олег Третьяков эшчәнлеккә дүртле билгесе куйды һәм киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә өндәде.
Конференция барышында 10 кешедән яңа Совет составы сайланды, лаеклыларга "ТР марилары ММА"се, район башлыгы, Халыклар дуслыгы йортының Рәхмәт хатлары тапшырылды, тиешле карарлар кабул ителде.
Ахырда Өлкәннәр айлыгы уңаеннан чәй мәҗлесе оештырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.2000
-
4 июль 2022 - 16:41Шәһәр юбилеена озак төзелүче стадион куллануга тапшырылачак Хәзер 1000 урынлык стадион төзелешен төгәлләү эшләре бара.3800
-
4 июль 2022 - 16:34Камайлы Р.Кәлимуллинның гаиләсе тагын бергә артты Күңелле вакыйга алдыннан якташыбыз чираттагы мәртәбә көрәш буенча чемпион булды.3700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.3800
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак11200
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.9200
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.25700
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.13000
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты14100
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11500
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.25700
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.13000
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.11700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика