Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Фельдшер-акушерлык пунктларына яңа сулыш

Февраль азагында Тихоново авылы фельдшер-акушерлык пункты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Бу "2012-2016 елларга ТР халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика программасы буенча мөмкин булды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемалар җитәрлек һәм аларның күбесе авылларга кагыла. Статистика буенча, авыл кешеләре арасында үлүчеләр саны шәһәрлеләргә караганда артыграк. Бу медицина хезмәтенең сыйфатсыз...

Февраль азагында Тихоново авылы фельдшер-акушерлык пункты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты.



Бу "2012-2016 елларга ТР халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика программасы буенча мөмкин булды.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемалар җитәрлек һәм аларның күбесе авылларга кагыла. Статистика буенча, авыл кешеләре арасында үлүчеләр саны шәһәрлеләргә караганда артыграк. Бу медицина хезмәтенең сыйфатсыз яки аның бөтенләй булмавы белән аңлатыла. ФАПларның күбесе авария хәлендә һәм капиталь ремонтка мохтаҗ. Тузганнары модульле медицина офислары белән алыштырылачак - андый конструкцияне бер ай эчендә төзеп була. Үзәк хастаханәнең баш табибы урынбасары Азат Гарипов белдерүенчә, Тихоново ФАПына ремонт ясау районда программа үтәлешенең беренче карлыгачы, моны тормышка ашырырга 3 млн. сум акча бүлеп бирелде. Озакламый Илнәт халкы да шатлыклы вакыйга кичерәчәк. Анда капиталь ремонт алып баручы "Жилсервис" ҖЧҖ төзүчеләре соңгы бизәкләү эшләренә керешкәннәр. Камай һәм Тойгуҗа ФАПлары модульле офислар белән тәэмин ителәчәк. Биш елга исәпләнгән программа буенча медицина пунктларына яңа җиһазлар куелачак. Районның 26 ФАПы да тиешле хәлгә китереләчәк, ә халык сыйфатлы беренче медицина ярдәме алачак.
"Менделеевск" мәгълүмат үзәге иҗат төркеме Тихоноводагы шатлыклы үзгәрешләрне күзәтеп кайтты. Кырык елга якын медицина өлкәсендә эшләүче фельдшер-акушер Рушания Илалова беразга гид булды һәм, сөенечен яшерә алмыйча, безне уңайлы кабинетлар буйлап йөртте. Процедуралар үтәү, прививка ясау, физиотерапия, балалар һәм медицина каравы кабинетлары якты, җылы, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Персонал өчен аерым бүлмә булу да уңайлы. Шунда ук аптека пункты ачылу да отышлы. Ремонт барышында кайнар, салкын су белән тәэмин итү, җылыту системасы, канализация яңартылган, түбә япмасын алыштырганнар, территориягә койма тотылган, телефон тоташтырылган. ФАП тирәсен төзекләндерү дәвам итәчәк - машина кую урыны булдырылачак, тротуарга брусчатка түшәләчәк, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылачак. Авыл халкы да үз өлешен керткән - чистарту, тәртипкә салу, юу, җиһазлау эшләрендә катнашкан. Шәхси эшмәкәрләр М.Һадиуллина, В.Яһудина, Р.Саматов матди ярдәм күрсәткәннәр.
Бердәм тырышлык, күмәк хезмәт нәтиҗәсе күңелне сөендерә. Бу турыда фельдшерга күренергә килгән Марина Галиева, Венера Гатауллина фикерләре белән бүлештеләр: "Авыл халкы өчен ФАПның әһәмияте турында әйтеп тә торасы юк, сәламәтлеккә кагылышлы бар гозер белән монда юнәләбез. Рушания Нургатовна безнең өчен табиб та, шәфкать туташы да. Урынлы киңәшен дә бирә, тәҗрибәле медик буларак, сыйфатлы хезмәт тә күрсәтә: массаж ясый, система куя, бар процедураларны җиренә җиткереп үти, авылда хөрмәт казанган белгеч. Әлбәттә, район җитәкчелегенә, баш табиб М.Гилёвка чиксез рәхмәтлебез".
Р.Илалова Тихоновода яшәүче 800 дән артык кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтә. Көннең беренче яртысында пунктта авырулар кабул итә, икенче яртысында өйләрдә патронаж үти. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары да аның кул астына алынган.
ТР буенча халыкка беренче медик-санитар ярдәм күрсәтүне яхшырту буенча максатчан программа уңышлы старт алды һәм аның беренче нәтиҗәләре куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары ФАП