Фермада роботлар – вакыт эше
1057
0
0
"Лели Саба" җитештерү берләшмәсе компаниясе белгечләре безнең район фермерларына шундый кызыклы тәкъдим белән чыктылар. Алар терлекчелек фермаларын югары технологияле инновацион җиһазлар белән баету, ягъни сыер савучы роботлар кую (Astaonaut) тәкъдимен керттеләр. - Роботлаштырылган фермалар Россиянең берничә регионында уңышлы эшли. Сөт җитештерүне арттырү өлкәсендә Голландия аграрийлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүче Калуга...
"Лели Саба" җитештерү берләшмәсе компаниясе белгечләре безнең район фермерларына шундый кызыклы тәкъдим белән чыктылар.
Алар терлекчелек фермаларын югары технологияле инновацион җиһазлар белән баету, ягъни сыер савучы роботлар кую (Astaonaut) тәкъдимен керттеләр.
- Роботлаштырылган фермалар Россиянең берничә регионында уңышлы эшли. Сөт җитештерүне арттырү өлкәсендә Голландия аграрийлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүче Калуга өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр заманча җиһазлар куллану буенча зур тәҗрибә тупланган.
Саба районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре безнең республикада бу эштә беренчеләр булды, - дип мәгълүмат бирде "Лели Саба" җитештерү берләшмәсе директоры Илья Иванов.
Аның сүзләренчә, сыер савучы роботлар куллану хезмәт хакы түләүгә чыгымнарны сизелерлек киметүгә китерә.
- Кеше факторын минимальләштерү һәм VMS җайланмасы белән сыерларны тәрбияләү сөт саву дәрәҗәсе, продукция сыйфатында, ә киләчәктә - нигезе сөт булган азык-төлек продуктлары сыйфатында уңай чагылыш табачак, - дип билгеләп үтте ул.
Робот сыер савучылар белән ферманы эшләтә башлаганның беренче айларында бер тапкыр бозаулаган һәр сыердан 22 литр сөт савыла. Сөт саву җиһазларын модернизацияләү авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-икътисадый торышын ныгыту буенча программаның бер өлешен тәшкил итә.
Җиһазлар яхшырак булган саен, продуктлылык югарырак. Фермадагы эшнең күп өлеше ышанычлы техникага тапшырылган, тормышның тулылыгы белән ләззәтләнергә күбрәк вакыт кала. Ферма проекты бәясе 260 мең сум тәшкил итә. Роботлар сатып алу 16,5 миллион сумга төшәчәк. Бина һәм терлек комплексы белән бергә - 43 миллион сум.
- Заманча җиһаз сатып алу күләмле чыгымнар таләп итә. Әгәр авылда кеше ресурслары җитмәүне исәпкә алсак, нәкъ менә шушы проблема фермаларны роботлаштыруга китерәчәк.
Минем фикеремчә, фермада роботлар - вакыт эше. Кайчан да булса без барыбыз да моңа киләчәкбез, - диде районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренең иң тәҗрибәлеләреннән берсе - "Абалач" ҖЧҖ директоры Албирт Шияпов.
Лариса Миңнегалиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.3200
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.3000
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.4000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4600
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.3400
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.5700
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.5000
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7700
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8700
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84