Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Фәридә исемле энҗе бөртеге

Аның исеме гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә энҗе бөртеге дигәнне аңлата. Исем кешенең холкын билгели, дип юкка гына әйтмиләр. Фәридә Мифтахова да, энҗе кебек, яктылык чәчә, үзенә тарта һәм шул ук вакытта ныклы холыклы булуы белән дә үзенчәлекле. Әлеге сыйфатлары ярдәмендә кыз бернигә дә карамастан, үз-үзе һәм тышкы дөнья белән бер гармониядә...

Аның исеме гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә энҗе бөртеге дигәнне аңлата. Исем кешенең холкын билгели, дип юкка гына әйтмиләр. Фәридә Мифтахова да, энҗе кебек, яктылык чәчә, үзенә тарта һәм шул ук вакытта ныклы холыклы булуы белән дә үзенчәлекле. Әлеге сыйфатлары ярдәмендә кыз бернигә дә карамастан, үз-үзе һәм тышкы дөнья белән бер гармониядә яши.
Ул Кураз авылында хезмәт сөючән, тыйнак гаиләдә өченче - төпчек бала булып дөньяга килә. Башка авыл балалары кебек, тиктормас Фәридә дә уеннарда актив катнаша, кулыннан килгәнчә хуҗалыкта булыша. Ваемсыз балачакны бернәрсә дә боза алмас кебек тоела. Һәркем белән булырга мөмкин вакыйга Фәридәнең алдагы язмышын хәл итә. Кыз ул турыда менә нәрсәләр сөйли:
- Бервакыт, көтүдән сыерны каршыларга йөгергәндә, егылып, тезем белән кирпеч кыйпылчыгына бәрелдем. Шуннан соң тормышым тамырдан үзгәрде, миңа бик тиз олыгаерга туры килде.
Имгәнгән урын төзәлми, кызчык сәбәбе саркома (яман шешнең бер төре) булган каты авыртулардан иза чигә. Илнең төрле онкоклиникаларына бару, Обнинск шәһәренең медицина үзәгендә дәвалану кебек борчулы, тынгысыз, мәшәкатьле көннәр башлана.
- Химия һәм нурланыш терапиясеннән организм нык хәлсезләнде, хәлем шулкадәр начар иде, табиблар әти-әниемне бар нәрсәгә әзер торырга кисәтеп куйдылар. Ләкин гомере бетмәгән кеше үлми, диләр. Мин кайчакта Фаина Раневска кебек шаяртам: "Авыру яшәргә тели икән, табиблар көчсез". Һәм мин, алдагы барлык фаразларга үч итеп, исән калдым, кызганыч, аягымны кисәргә туры килде, - дип сөйли Фәридә.
Табиблар елга якын протез куярга рөхсәт итмиләр һәм кыз култык таяклары белән йөри. Ләкин Фәридә дүрт стена эчендә бикләнеп утырмый, ара ераклыгыннан да курыкмыйча, дуслары белән балыкка, гөмбәгә, чикләвек җыярга йөри.
- Дусларыма, әти-әниемә рәхмәтлемен, миңа бервакытта да инвалид итеп карамадылар. Алар өчен гадәти бала идем, хуҗалык эшләренә, терлек карарга куштылар. Мин йөкләнгән вазифаларны башкалар белән бертигез үтәдем, - дип сөйли ул.
Соңрак протезларга күнегүнең гади булмаган чорын үтәргә туры килә. Беренче - каешлардагы күнле-шиналы вариант уңайсызлыклар тудыра, кыра, каешлары кирәкмәгән вакытта өзелә. Вакуумлысыннан да баш тартырга туры килә. Силикон лайнерлы протез иң уңайлысы булып чыга. Фәридә аның ярдәмендә тиз хәрәкәтләнә, ул укып машина йөртү таныклыгы да ала. Яраткан эше - сәяхәт итү белән шөгыльләнү мөмкинлеге туа, кыз Санкт-Петербург, Волгоград, Абхазия һәм башка шәһәрләрдә була. Аны ил тарихы, аның истәлекле урыннары һәм традицияләре кызыксындыра.
Элеккеге кебек, урман яисә бакча булсынмы, табигатьне ярата, яшелчә һәм чәчәкләр үстерә, селекцияле орлыклар юнәтә, газетабыз ел саен оештырган бакчачылар бәйгесе призеры булды. Инкубаторлар сатып алып, чебешләр һәм гадәти булмаган токымлы үрдәкләр үстерү белән шөгыльләнә һәм бу мәшәкатьле эшләрнең барысын да үзе теләп башкара.
Тирә-яктагыларга, тискәре хәлләргә зарланучылардан аермалы буларак, Фәридәнең яшәеш офыклары киңрәк, тормыш бизәкләре яктырак һәм ул чын проблемаларның нәрсә икәнлеген ишетеп кенә белми. Күпсанлы авырлыклар, каршылыклар үтеп, һәр көнне елмаеп каршы ала, якыннарын сөендерә һәм аларга терәк булырга омтыла.
Тормышка гашыйк кызның чит илдә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә буласы һәм тышкы энергия чыганагы белән протез аласы килә. Күптән түгел ул протезлар җитештерүче алман компаниясе үткәргән бәйгедә катнашты. Анда үзең турында хикәя язарга кирәк иде, тамашачының тавыш бирү юлы белән ул призга - предприятиенең җитештерү базасын карау белән Германиягә баруга ия булды. Бәйгедә батыр йөрәкле спортчылар, паралимпиячылар катнашты. Фәридә Татарстаннан бердәнбер вәкил иде. Безнең якташыбыз финалчыларның беренче бишлегенә керде һәм өченче урынны яулады.
- Яшәүгә өметләре сүнгән кешеләрнең, тарихымны укыганнан соң, миннән үрнәк алып, үзләрендә көч табып, ТОРМЫШ дип аталган "бәйгедә" җиңеп чыгуларын телим. Һәм исләрендә тотсыннар:"Без авырлыкларсыз тормыш телибез, ләкин имәннәр көчле җилдә нык булып үсә, ә алмазлар югары басым астында барлыкка килә", - ди Ф.Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Фђридђ Мифтахова