Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Гаилә кыйммәтләре: сакларга һәм арттырырга

    Ижёвка мәдәният йортында II милли гаилә кыйммәтләре фестивале узды. - Мондый чара оештыру идеясе узган ел туды, - дип сөйли мәдәният йорты директоры Алла Затирко. - Ижёвка - күпмилләтле авыл, бәйрәмне Гаилә көнендә үткәрергә карар кылдык. Ә быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышладык. Залның алкышлавы астында сәхнәгә Җиһангәрәевләр, Державиннар, Гыйльфановлар,...

    Ижёвка мәдәният йортында II милли гаилә кыйммәтләре фестивале узды.
    - Мондый чара оештыру идеясе узган ел туды, - дип сөйли мәдәният йорты директоры Алла Затирко. - Ижёвка - күпмилләтле авыл, бәйрәмне Гаилә көнендә үткәрергә карар кылдык. Ә быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышладык.
    Залның алкышлавы астында сәхнәгә Җиһангәрәевләр, Державиннар, Гыйльфановлар, Алексеевлар, Йосыповлар, Белоусовлар, Безделовлар һәм Герасимовлар гаиләләре күтәрелде, алар кунакларны татар, рус, удмурт һәм чуваш телләрендә сәламләделәр.
    Катнашучылар видеопрезентацияләр әзерләгәннәр. Һәркайсында - кадерле гаилә тарихы, йөрәккә якын фоторәсемнәр.
    - Кайчандыр Ижёвка чын рус авылы булган, - дип сөйли Йосыповлар. - "Шифалы Су" заводын ачу белән, Мамадыш районыннан 12 татар гаиләсе килгән, шуларның икесе - Йосыповлар һәм Сәлаховлар биредә төпләнеп калган.
    - Ә хәзер авылда татарлар бик күп яши, - дип дәвам итә Гыйльфановларның гаилә башлыгы Кәүсәр Фәйзелхакович. - Хәтта мәчет тә төзеделәр.
    Өченче сыйныф укучысы Виктория Алексеева гаилә традицияләре турында сөйләде, буыннардан буынга күчүче бизәнү әйберләрен күрсәтте:
    - Бу монисто әниемнең дәү әбисенеке, хәзер ул әниемдә, үскәч мин тагачакмын.
    Катнашучылар тамашачыны концерт номерлары белән сөендерделәр, теләүчеләрне милли ризыклар белән сыйладылар.
    Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров Ижёвка гаиләләренә искиткеч кичә өчен рәхмәт белдерделәр, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева аларга истәлекле сувенирлар тапшырдылар.
    Ижёвка, Монай, Тат.Чаллы, Илнәт, Сәйтәк, Турай авыллары фольклор коллективлары көн геройларына музыкаль номерлар бүләк иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: