"Гаиләм – минем шатлыгым"
1255
0
0
Ижевка мәдәният йортында район күләмендә шундый исемле гаилә бәйрәме оештырылды. Учреждение директоры Алла Затирко, чарага җыелганнарны сәламләп, кеше тормышында гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен билгеләп үтте. Җирле язучы Михаил Гоголев конкурста катнашкан гаиләләргә уңышлар теләде, тәрбиягә балалар алган Самариннар һәм Пономаревлар гаиләләре "Әни догасы" композициясен бүләк иттеләр. "Гаилә портреты" этабы Киршиннар, Судаковлар,...
Ижевка мәдәният йортында район күләмендә шундый исемле гаилә бәйрәме оештырылды.
Учреждение директоры Алла Затирко, чарага җыелганнарны сәламләп, кеше тормышында гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен билгеләп үтте. Җирле язучы Михаил Гоголев конкурста катнашкан гаиләләргә уңышлар теләде, тәрбиягә балалар алган Самариннар һәм Пономаревлар гаиләләре "Әни догасы" композициясен бүләк иттеләр.
"Гаилә портреты" этабы Киршиннар, Судаковлар, Гыйльметдиновларга үзләре белән якыннан таныштыру мөмкинлеге бирде. Тамашачылар бай тормыш тәҗрибәсенә ия хөрмәтле авылдашларын алкышлар белән хупладылар.
Гаилә - кече дәүләт һәм аның үз гореф-гадәтләре. Катнашучылар буыннан буынга күчеп килгән традицияләр турында "Гаилә альбомына күз төшерик" этабында туганнары, якыннары белән горурланырлык хикәяләрдә таныштырдылар.
Конкурсантлар көлә, шаяра, көндәлеккә юмор белән карый белүләрен "Бервакыт безнең гаиләдә" бәйгесендә ачтылар. Чара геройлары җыр-биюгә, иҗатка да вакыт табалар. "Музыкаль аукцион" аларны нәкъ шул яктан күрсәтте дә. Гоголевлар очкынлы чегән биюе башкардылар, Судаков һәм Гыйльметдиновлар музыка иленә алып керделәр. Түгәрәк өстәл артына яраткан ризыкларыннан (чәк-чәк, белен, төрле пироглар) авыз итәргә чакырылган жюри әгъзалары һәр пешекченең тырышлыгын югары бәяләделәр. "Конфетти" хореография коллективы (җитәкчесе Ксения Веклич) чыгышы гаилә бәйрәменең бизәге булды. Чарага чакырылган кунаклар - ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, "Юность" район мәдәният йорты директоры Рәйхана Фәрхетдинова, мәгариф начальнигы Зөлфирә Хәертдинова, Ижевка авыл җирлеге башлыгы Валентина Пономарева катнашучыларны котладылар һәм дипломнар, бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм гаилә гимнын башкару белән тәмамланды.
Фәймә Вахриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9900
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7500
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19700
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.12000
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19700
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84