Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Гап-гади авыл укытучысы

Сүзем гади авыл укытучысы, балалар күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы Фәния Шәкүр кызы Мөхәмәтхатыйпова турында. 1959 елның 1 гыйнварында Алабуга районының Морт авылында Шәкүр абый белән Нурҗамал апаның беренче кызлары Фәния дөньяга килә. Бер-берсенә ихтирам, игътибар булган, эшчән, тату, заман белән бергә атлаучы гаиләдә балалар да дөрес тәрбия алалар....

Сүзем гади авыл укытучысы, балалар күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы Фәния Шәкүр кызы Мөхәмәтхатыйпова турында.
1959 елның 1 гыйнварында Алабуга районының Морт авылында Шәкүр абый белән Нурҗамал апаның беренче кызлары Фәния дөньяга килә. Бер-берсенә ихтирам, игътибар булган, эшчән, тату, заман белән бергә атлаучы гаиләдә балалар да дөрес тәрбия алалар. Фәния сеңлесе Дәния белән энесе Дәнияргә үрнәк, кайгыртучан апа була.
Морт урта мәктәбендә укыган елларында авыл клубындагы бер генә чара да, концерт, бәйрәм дә Фәниядән башка узмый. Җырга, моңга булган мәхәббәте кызны Алабуга мәдәният-агарту училищесына алып килә. Аннан соң укуын педагогия институтында дәвам итә, татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме белгечлеген үзләштерә. Институтның үзешчән сәнгать коллективында шөгыльләнә, һәр чараның үзәгендә була.
Фәния Шәкүровна Песәй авылы мәктәбенә педагогик практика үтәргә килеп, тәүге дәрес бирүләрен зур дулкынлану хисләре белән искә ала. Кичләрен көн саен дәрескә әзерләнүләр өстенә, укытучылар авыл клубында гөрләтеп төрле бәйрәмнәр дә оештыралар. Шундый чараларның берсендә кызның өздереп җырлавы, нәфис, моңлы тавышы Турай авылы егете Рәйханны әсир итә.
Озак кына очрашып, бер-берсен белешкәч, яшьләр кавышу көненә дә килеп җитәләр. Тату, матур гаиләләренә тагын да ямь өстәп, кызлары Инзилә дөньяга килә.
Фәния Шәкүровна Турай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, музыка, сынлы сәнгать дәресләре алып бара, балалар оешмасында оештыручы булып эшли. Укытучы мәктәптәге һәр чараны төптән уйлап, үрнәк итеп оештыра, һәр баланың күңеленә ачкыч таба, иҗади яктан үсәргә этәргеч бирә. Ул үзе сайлаган җиңел булмаган һөнәрен яратып башкара, укучыларының уңышларына сөенеп, хезмәтеннән ямь табып эшли. Шәкертләре арасында төрле һөнәр ияләре бар. Күбесе инде тормышта үз урынын тапкан. Укучылары авылга кайткан саен, белем биргән остазларын күрергә мәктәпкә киләләр.
Фәния гаиләсендә ире өчен яраткан тормыш иптәше, кызы Инзилә белән кияве Илназга кадерле әни, кайнанасы белән кайнатасына уңган килен, оныгы Зәлинәгә кайгыртучан әби. Инзилә, әнисе һөнәрен дәвам итеп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген үз иткән.
Тормыш борчу-шатлыклары белән үз агымын дәвам итә. Фәния 27 ел һөнәренә тугры калып, эшендә күп мактаулар алган. Балаларга ана телебезнең матурлыгын, нәфислеген төшендерүче, җырга, моңга мәхәббәт тәрбияләүче укытучы үзен бик бәхетле саный.
Фәния Шәкүр кызы 1 гыйнварда 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без коллегабызны киң күңелле, риясыз булуы, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торуы өчен ихтирам итәбез, моңлы тавышына сокланабыз, саулык, эшендә уңышлар, гаиләсендә иминлек телибез.
Раилә Моратова, Турай мәктәбенең профком рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Фәния

2
X