Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Геннадий Мальгин: “Клуб авылның мәдәни үзәгенә әверелде”

Мариларның милли-мәдәни автономиясен геннадий Мальгин җитәкли - эшлекле, инициативалы һәм иҗади кеше. - Автономиядә тормыш чишмә кебек ургый, без форумнарда, концертларда һәм фестивальләрдә катнашабыз, - ди Геннадий Александрович, - ләкин шулай да Акътәҗек авылында клуб ачылуны мөһим вакыйга дип исәплим. Авыл халкы өчен мәдәни үзәк республика һәм район җитәкчелеге ярдәме...

Мариларның милли-мәдәни автономиясен геннадий Мальгин җитәкли - эшлекле, инициативалы һәм иҗади кеше.

- Автономиядә тормыш чишмә кебек ургый, без форумнарда, концертларда һәм фестивальләрдә катнашабыз, - ди Геннадий Александрович, - ләкин шулай да Акътәҗек авылында клуб ачылуны мөһим вакыйга дип исәплим. Авыл халкы өчен мәдәни үзәк республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән барлыкка килде, аларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Узган конференциядә автономия алдына куелган бурычларның берсе мари традицияләрен, гореф-гадәтләрне, йолаларны торгызу, телне һәм мәдәниятне үстерү иде.
Шәһәр һәм авылларның гомумбелем мәктәпләре укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр районныкында гына түгел, республика дәрәҗәсендәге чараларда да актив катнашалар. "Веснушки-2016", "Соловушка", "Яңгыравык тамчылар", "Минем яраткан Татарстаным", "Бу көннәрнең даны сүрелмәс", "Петров укулары" Илнәт мәктәбе укучыларына лауреат исемнәре алып килде. Шул ук мәгариф учреждениесенең "Марий сем" балалар фольклор ансамбле фин-уйгыр халыкларының республика фестивалендә югары нәтиҗәләргә иреште.

Бүгенге көндә безнең халыкның мәдәниятен шәһәр һәм районның алты зурлар коллективы лаеклы тәкъдим итә. "Марий шулыш" хоры оештыру безне тагын да берләштерде, аның составын Илнәт, Акътәҗек, карманково һәм Менделеевскидан үзешчән артистлар тәшкил итә. С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Йошкар-Оладан эстрада артистларын җәлеп итеп үткәрелгән "Марий кас" кичәләре зур популярлык казана. "Перкан лийже" мари кухнясы, "Ший кандра" халык биюе, "Песня - душа народа" милли җырлар фестивальләре уңыш белән узды.

Мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр хезмәткәрләре үткәргән чаралар Ватанны ярату, халыкыбыз һәм мәдәниятебез белән горурлану хисе тәрбияләүгә ярдәм итә. Мисал итеп мари шагыйре-мәсәлче М.С.Герасимов-Микайның тууына 130 тулуга багышланган "Шагыйрь, гражданин, агартучы" конференциясен атарга була.

Зур булмаган Карманково мари авылында клуб төзү турында карар кабул ителде. Торак пунктта мәдәният учагы булмаса да, Ольга Ростова җитәкчелегендә "Йыгыра модыш" фольклор ансамбле оештырылды һәм уңышлы эшли. Ике ел гамәлдә булу дәверендә ул районда популярлык казанып өлгерде. Ансамбльдә катнашучылар борынгы кич утыру, өмәләр һәм башка бәйрәмнәр турында мәгълүматларны бөртекләп җыялар. Авылда яшәүче тынгысыз җан Раисия Минибаева инициативасы белән Мари Тәкәшендә борынгылыкны торгызу эше бара.

Хәзер безнең алда бик күп кунаклар җыелачак "Семык" милли бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрү бурычы тора. Без мари культурасының, традицияләребезнең һәм гореф-гадәтләребезнең бөтен матурлыгын һәм байлыгын күрсәтә алырбыз дип ышанам.

Безнең мәдәни тормыш
- Ижевскиның Галимнәр йортында узган фин-уйгыр мәдәнияте көннәрендә катнашу.
- Казанда "Татарстан - безнең йортыбыз" республика фестиваленең гала-концертында катнашу.
- "Без бер агачның ботаклары" фин-уйгыр халыкларының республика этнофестиваль-конкурсында катнашу.
- Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә "Россиянең салават күпере төсләре" регионара фестиваль-конкурсында катнашу.
- Башкортстанның Бирск һәм Нефтекама шәһәрләрендә мари мәдәнияте көннәрендә катнашу.
- Ижевскиның "Ош пеледыш" мари фольклор ансамбленең 25 еллыгында катнашу.
- КФУның югары мәктәбе курсларында катнашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев