Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Герой-ана һәм тыл хезмәтчәне

    Шушы көннәрдә Сәйтәктә яшәүче Ольга Миронова зур гаиләсе янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Ольга Павловнаны истәлекле дата белән башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары Семур Шамилов котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путиннан, район башлыгы Валерий Чершинцевтан исемле открыткалар һәм бүләк тапшырды. Сугыш елларында О.Миронова колхозда сыер савучы булып...

    Шушы көннәрдә Сәйтәктә яшәүче Ольга Миронова зур гаиләсе янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләде.
    Ольга Павловнаны истәлекле дата белән башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары Семур Шамилов котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путиннан, район башлыгы Валерий Чершинцевтан исемле открыткалар һәм бүләк тапшырды.
    Сугыш елларында О.Миронова колхозда сыер савучы булып эшләгән. Ул чордагы бик күпләрнеке кебек, аның да язмышы гадиләрдән булмаган. Фронтта якыннарын югалту, тыныч вакытта тормыш иптәшенең һәм кызының вакытсыз үлемнәре - язмабыз героена шундый сынаулар аша узарга туры килгән. Бүген Ольга Павловнаның янәшәсендә алты баласы, 12 оныгы һәм 17 оныкчыгы. Юбилей көнендә аларның һәрберсенең яраткан кешеләренә әйтер сүзләре табылды. Бу сүзләр гади төшенчәләрне - бәхет, сәламәтлек һәм иминлекне аңлата иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: