Халык җыены – Турайда
Дүшәмбе көнне район җитәкчесе Игорь Привалов катнашында Турай җирлегендә яшәүчеләр җыены булды. Иң элек Турай җирлеге башлыгы Әлфирә Рәхимованың узган елдагы эшчәнлеккә отчет доклады тыңланды. Анда билгеләп үтелгәнчә, җирлек составына ике - Турай һәм Татар Әхтиялы авыллары керә. Турайдагы 168 йорт хуҗалыгында - 454 кеше, Татар Ахтиялында 49 хуҗалыкта 121...
Дүшәмбе көнне район җитәкчесе Игорь Привалов катнашында Турай җирлегендә яшәүчеләр җыены булды.
Иң элек Турай җирлеге башлыгы Әлфирә Рәхимованың узган елдагы эшчәнлеккә отчет доклады тыңланды. Анда билгеләп үтелгәнчә, җирлек составына ике - Турай һәм Татар Әхтиялы авыллары керә. Турайдагы 168 йорт хуҗалыгында - 454 кеше, Татар Ахтиялында 49 хуҗалыкта 121 кеше яши. 2011 елда 6 кеше туган, 14 кеше вафат булган. Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәгеләр - 38 бала, 51 бала мәктәптә белем ала, 37 студент - төрле уку йортларында, 4 егет армия сафларында хезмәт итә. Эшкә сәләтлеләр 258 кеше булса, шуның 27се крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Җирлек территориясендә 173 пенсионер исәпләнә.
Ел дәвамында халыктан 49 мөрәҗәгать кабул ителгән. Барысы да канәгатьләндерелгән.
Бюджет чыгымнарын оптимальләштерү максатында Турайда мәктәп, балалар бакчасы, ФАП - бер бинада, библиотека, җирле үзидарә, мәдәният йорты бер түбә астында. Татар Ахтиялы клубы, ФАП шулай ук берләштерелде.
Җирлек территориясендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә өстенлекле милли проектларны тормышка ашыру - җирле үзидарә эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 2011 елда ун гаилә 1048 мең сумга кредит алды. Аны сарай төзү техника һәм терлек сатып алуга кулландылар.
"Яшь гаилә" программасы кысаларында 10 йорт төзелде, сигез гаилә төзелешне дәвам итә.
Урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, салымнар җыю, территорияне яшелләндерү, һәм төзекләндерү, буш объектларны рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде халык җыенында.
Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Наил Нигъмәтҗанов чыгышы узган елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар билгеләүгә багышланды. Авыл хуҗалыгы берләшмәсе 2002 елда оешкан. Төп эшчәнлек юнәлешләре - ит, сөт һәм ашлык җитештерү.
Даими эшчеләре - 27 кеше. Урак өсте һәм терлек азыгы әзерләү чорында читтән белгечләр чакыртырга туры килә. Уртача хезмәт хакы - 6500 сум, механизаторлар һәм сыер савучыларныкы аннан да күбрәк. Хуҗалыкта энергия ресурсларына чыгымнарны экономияләү буенча системалы эш алып барыла.
Киләчәктә терлекләрнең продуктлылыгын арттыру, авыл хуҗалыгы тармаклары - терлекчелек һәм кырчылык өлкәсендә заманча технологияләр куллануны кертү планлаштырыла.
Участок вәкиле Валерий Вәлиев үз чыгышын хокук бозуны профилактикалау, җинаятьчелек, террорга каршы көрәш, яшүсмерләр һәм уңышсыз гаиләләр белән эшләүне активлаштыруга багышлады.
Чыгышларны йомгаклап, район җитәкчесе Игорь Привалов җирлек территориясендәге проблемаларга тукталды. Эшче куллар, эш урыннары җитмәү, мәктәпне саклап калу, мәчеткә газ кертү, үзмәшгүльлегеңне оештыру, гаилә фермалары булдыру, территорияне төзекләндерү һәм башкалар турында сөйләшү булды җыенда. Игорь Анатольевич авыл халкы кузгаткан мәсьәләләрне шәхси контроленә алды һәм якын киләчәктә мөмкинлектән чыгып, хәл итү юлларын эзләячәге турында ышандырды.
Җыен азагында булачак РФ Президенты сайлауларына әзерлек турында игълан ителде. И.Привалов халыкны сайлауда актив катнашырга, илебез киләчәге һәм үз язмышыбызга битараф булмаска өндәде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.3100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.8000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.7500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.7200
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.8700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.8900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11500
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.8700
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.10400
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика