Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Хезмәт агачы уңышлы

"Һөнәрле үлмәс". Борын-борынннан күчеп безнең көннәргә килеп җиткән әйтем беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмый. Чыннан да, кулы эш белгән, ялкаулык чире белән авырмаган кеше, нинди генә чорда яшәсә дә, тормышта үз урынын таба. Тихоново авылында өй җиһазлары әзерләү цехын ачкан Епанешниковлар, ике дистә елга якын моны исбатлап, уңышлы эш алып...

"Һөнәрле үлмәс". Борын-борынннан күчеп безнең көннәргә килеп җиткән әйтем беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмый.
Чыннан да, кулы эш белгән, ялкаулык чире белән авырмаган кеше, нинди генә чорда яшәсә дә, тормышта үз урынын таба. Тихоново авылында өй җиһазлары әзерләү цехын ачкан Епанешниковлар, ике дистә елга якын моны исбатлап, уңышлы эш алып баралар. Башлап карыйк, вакыт үзе күрсәтер, дип тотынган гамәл тора-бара гаилә бизнесына әверелә. Беренче мебель эшләнмәләренең заказчыга ошавы, алынган керем күңелләрен күтәрә. Юкка гына, күз курка, кул эшли, димиләр.
Шәхси эшмәкәр алдын-артын карап, базар шартларын сиземләп, халык ихтыяҗын тикшереп торырга, гомумән, бөтерчектәй әйләнергә тиеш. Сайлаган һөнәреңнең нечкәлекләрен өйрәнү, бигрәк тә аны ярату зарур. Боларга кайбер шәхси сыйфатларны да өстәргә кирәк: сабырлык, кеше белән аралашуда итәгатьлелек, сүзеңдә тора белү, җаваплылык, гаделлек.
Заказчы товардан канәгать калып рәхмәт җиткерсә, бар кыенлыклар онытыла.
- Хәзер тормыш тиз үзгәрүчән, сатып алучыларның зәвыгы төрле, таләпчәнлек үсә бара. Бу бездән үз өстебездә эшләүне, бизнеска кагылышлы белемне, осталыкны арттыруны, законнарны белүне сорый, - дип уйлары белән бүлешәләр Епанешниковлар.
Бизнесларының чәчәк атуы һәм заказларның арта баруы җиһазларның сыйфаты югарылыгын исбатлый. Эшмәкәрләр көче белән районның күпчелек балалар бакчалары, мәктәпләр, "Кама таңнары" приюты уңайлы, заманча шкаф-купелар, өстәлләр, урындыклар, караватлар белән тәэмин ителгән. Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Можгадан коллегалары киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр.
- Белгәнебез белән бүлешү, кемгәдер ярдәм итү канәгатьләнү хисе китерә. Яшьләр - бездән, без алардан яңа эш алымнарына өйрәнәбез. Алга карап, үзгәрешләрне тоеп хезмәт куярга тырышабыз, - ди Александр Александрович.
Мебель әзерләүгә җиде кеше җәлеп ителгән, дүртесе - Тихоноводан, калганнары Чаллыдан.
- Хезмәт хакы безнең кул җитезлегенә бәйле. Эш күләме зур, сыйфаты яхшы икән, без дә отышта. Әлегә зарланмыйбыз, заказсыз тормыйбыз, йөкләнгәнне вакытында үтәргә тырышабыз, - диләр эшчеләр.
Эшкуарлар территориядә ике теплица урнаштырганнар, димәк иртә өлгергән яшелчәдән авыз итү мөмкинлеге бар. Алма агачлары да яхшы уңыш бирә. Кышын үз бәрәңгеләрен ашыйлар. Буада балык үрчетү белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Шулай ук бозаулар абзары төзиләр.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Тихоновода үз производстволарын булдырган Епанешниковлар, әлбәттә, чын егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары авыл