Хезмәте барның хөрмәте бар
Күңелеңә якын шөгыль канәгатьләнү китерсә, материаль яктан тәэмин итсә, бу - үзеңне тормышта бәхетле итеп тоюга зур этәргеч. Тихоново авылында яшәүче Саматовлар нәкъ шундыйлардан. Чөнки җиң сызганып эшлиләр, зур тату гаилә булып шатлыгын, авырлыгын уртак итеп яшиләр. Илдә үзгәрешләр башланган чорда шәхси эш ачу турындагы уй Рафыйк Саматовка да тынгы...
Күңелеңә якын шөгыль канәгатьләнү китерсә, материаль яктан тәэмин итсә, бу - үзеңне тормышта бәхетле итеп тоюга зур этәргеч.
Тихоново авылында яшәүче Саматовлар нәкъ шундыйлардан. Чөнки җиң сызганып эшлиләр, зур тату гаилә булып шатлыгын, авырлыгын уртак итеп яшиләр.
Илдә үзгәрешләр башланган чорда шәхси эш ачу турындагы уй Рафыйк Саматовка да тынгы бирми. Нигә тырышып карамаска? Белеме бар, хезмәт тәҗрибәсе җитәрлек һәм кешеләр белән дә яралашу осталыгы юк түгел. Башкасы акрынлап тупланыр дип, ул 2007 елда фермерлык хуҗалыгы оештыруга керешә. Тәвәккәллек - ярты уңыш диләр, чыннан да, берничә дуңгыз үрчетүдән башланган шөгыль бераздан киң колач ала. Дөрес, йокысыз төннәр, икеләнүләр, каршылыклар булмый түгел. Тик яхшы нәтиҗә барысын да оныттыра. Янәшәсендә ышанычлы булышчылары, бар башлангычларын хуплаучылары - хатыны Флера һәм улы Руслан. Флера Йосыповна җаваплы хезмәттә - документлар төзүне җиренә җиткереп алып бара. Руслан - энергетика институтын тәмамлаган югары белемле белгеч, яшьлек дәрте белән оештыру эшенә чумган.
Соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә банклар аша ташламалы кредит бирелә. Дәүләтнең дотацияләр белән булышуы да сизелерлек ярдәм. Чөнки хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүнең әһәмияте зур. Кредит сыйфатлы терлек азыгы булдырырга, яхшы токымлы ата дуңгыз алырга, дуңгызлар санын арттырырга, терлекчелек бинасы салырга мөмкинлек бирә. Узган еллардагы корылык азык запасын киметкән. Бу малларның баш санына зыян китерми калмаган. Агымдагы елда дуңгызларны 200 гә җиткерү планлаштырыла. Киләчәктә хуҗалыкта мөгезле эре терлек, куян үрчетүне дә күздә тоталар.
Үз көчләре белән генә мәшәкатьләрне алып бару кыенлашкач, ярдәмгә авылдашлары Николай Филатовны чакырып алалар. Эш сөючән, дуңгыз тәрбияләүнең бар нечкәлекләренә дә төшенгән эшче кул булуы табыш.
Хәзер Саматовлар хуҗалыгында җаваплы чор - дуңгызлар балалый. Яңа дөньяга килгән чучкалар бик нәзберек, үзенчәлекле тәрбия сорыйлар. Моның өчен барлык шатрлар да тудырылган, алар җылы, якты, чиста урында, һәрдаим күзәтү астында. Беренче вакытта игътибар күрсәтсәң, тиз ныгып, авыруларга бирешми үсәләр. Дуңгыз итен сату кыенлыклар тудырмый. Күп кенә сәүдә нокталары белән килешү төзелгән. Тагын бер хыяллары белән бүлештеләр Саматовлар - төрле җәнлек мехыннан әйбер тегү цехы ачу.
Әлегә тырыш, алга карап яшәүче Саматовларның уйлары тормышка ашып бара. Тир түгеп эшләү нәтиҗәсез калмый. Ә Тихоново шәхси эшмәкәрләре ялкаулардан түгел, кыенлыкларны җиңеп, алга баручылардан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.6600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:6700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.14200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.10000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.11600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.15700
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.10400
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.7400
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.6500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.15700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.14200
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.11600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика