Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Хезмәтне саклау айлыгы

Татарстанда язгы кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау айлыгы узачак. ТР агросәнәгать комплексында производствода җәрәхәт алу куркынычын һәм агросәнәгать комплексында һөнәри авыруларны киметүгә юнәлдерелгән чаралар үтәчәк. Айлык 23 апрельдә башланды. Аның кысаларында агросәнәгать комплексында җитештерүдә җәрәхәт алу куркынычын һәм һөнәри авыруларны киметүгә юнәлдерелгән чаралар үтәчәк. Аерым алганда, очрашулар, семинарлар, күргәзмәләр, смотр-конкурслар...

Татарстанда язгы кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау айлыгы узачак.
ТР агросәнәгать комплексында производствода җәрәхәт алу куркынычын һәм агросәнәгать комплексында һөнәри авыруларны киметүгә юнәлдерелгән чаралар үтәчәк. Айлык 23 апрельдә башланды. Аның кысаларында агросәнәгать комплексында җитештерүдә җәрәхәт алу куркынычын һәм һөнәри авыруларны киметүгә юнәлдерелгән чаралар үтәчәк. Аерым алганда, очрашулар, семинарлар, күргәзмәләр, смотр-конкурслар уздыру, авыл хуҗалыгы техникасын һәм игенчеләрнең хезмәт шартларын тикшерү күздә тотыла. Авыл хезмәтчәннәренең эш шартлары һәм хезмәтне саклау өлкәсендә тупас кагыйдә бозулар ачыкланган очракта, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре административ яки җинаять җаваплылыгына тартылачак. Айлык башланыр алдыннан механизаторлар һәм язгы чәчүгә җәлеп ителгән эшчеләр белән инструктажлар үткәрү планлаштырыла. Айлыкка язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң нәтиҗә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары