Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Хыял чынга аша

"Авыл клублары" республика программасы кысаларында Ижёвкада мәдәни-гаммәви ял социаль учреждениесе төзелеше дәвам итә. Ижёвкалылар озак еллар үз авыл клубын булдыру хыялы белән яшәделәр. Һәм ниһаять, ул чынга аша. - Элек барлык чараларны да "Ижминводы" курортының актлар залында яки авыл мәктәбендә үткәрергә туры килә иде. Рәхмәт, безгә беркем дә халык чаралар...

"Авыл клублары" республика программасы кысаларында Ижёвкада мәдәни-гаммәви ял социаль учреждениесе төзелеше дәвам итә. Ижёвкалылар озак еллар үз авыл клубын булдыру хыялы белән яшәделәр. Һәм ниһаять, ул чынга аша.

- Элек барлык чараларны да "Ижминводы" курортының актлар залында яки авыл мәктәбендә үткәрергә туры килә иде. Рәхмәт, безгә беркем дә халык чаралар үткәрүгә мәйдан бирүдән баш тартмады, - дип бүлешә муниципаль служба ветераны Алевтина Щуркина.
- Авыл үсә. Бүген яшьләр дә, ветераннар да клубка мохтаҗ, - дип өсти җирлек башлыгы Валентина Пономарёва.
Төзелешкә подрядчы булган "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖнең ремонт-төзелеш идарәсе бригадалары җәлеп ителгән. Алар объектны торгызуга агымдагы елның апрелендә керештеләр. Бүгенге көнгә төп төзелеш эшләре тулы күләмдә башкарылган, коммуникацияләр үткәрелгән. Бүлмәләрне, коридорларны бизәү һәм әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү буенча кайбер штрихлар гына калган.
Әгәр бер атна элек ремстройлылар катгый тәнкыйть зонасында булсалар, бүген, барлык ресурсларны туплап, алдынгы сызыкка чыга алдылар. Ләкин һава торышының көтмәве генә кызганыч. Яңгырлар сезоны башланды, төзүчеләргә икеләтә энергия белән эшләргә туры килә.
- Төзелештә 30 га якын кеше хезмәт куя. 25 сентябрьгә 408 кв. метр мәйданлы объектны куллануга тапшырырга тиешбез, - ди югары белемле яшь белгеч, һөнәре буенча төзүче Михаил Калягин.
Без балта остасы Валерий Фёдоровның, плитка салучылар Фаягөл Камалова, Лидия Ченцова, Римма Лукоянова, Гөлфия Шакированың, штукатур-буяучылар Әлмирә Нутфуллина, Әнвәрия Иванова, Рәшидә Гайнуллина, Вене-
ра Мищихинаның, эретеп ябыштыручы Дилүс Әхмәтовның эшләгәнен күзәттек. Алар барысы да тәҗрибәле төзүчеләр, эш стажлары 20 елдан артык.
Вазифаларын җитез һәм оста башкарып, районның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертәләр. Төзелешнең авыл җирлегендә алып барылуы икеләтә әһәмиятле. Димәк, авылның киләчәге бар.
Җылылыксыз булмый
Клубны торгызу белән бергә аны газлаштыру мәсьәләсе дә уңышлы хәл ителә. Бу максатларга кирәкле җиһазларны урнаштыру һәм комплектацияләү белән "Алабуга-газ" предприятиесе һәм аның "Менделеевск-газ" филиалы хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Тәҗрибәле эретеп ябыштыручы Виктор Поспелов яшь ярдәмчеләре белән бинага зәңгәр ягулык тоташтыру эшен күтәренке кәеф белән, төгәл һәм җитез башкара. Аның белән һәрвакыт янәшәдә - стажлы машина йөртүче Аркадий Соловьев.
- Эш бездән тормас. Өч көн эчендә газлаштыру системасын үткәрүгә әзерләдек. Объект тапшыруга әзер булгач, аңа газ бирүне тәэмин итәчәкбез. Иң мөһиме - бинада җылы булсын, - диләр газчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Хыял чынга аша