Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Җиңү көнендә Татар Чаллысында Хәтер һәм Дан паркы ачылды

Сугыш елларында Татар Чаллысыннан фронтка 205 кеше китә, шуларның 147се туган авылына кайта алмый, 87 се – хәбәрсез югала.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ачылган Хәтер һәм Дан паркы территориясендә Үлемсез полк стенды, яу кырында һәлак булганнар исемнәре белән плитәләр барлыкка килде. Тыл хезмәтчәннәре, фронтовик толлары һәм сугыш чоры балаларына куелган һәйкәл авыл халкы өчен мөһимнәрдән санала. Әлеге композициягә түбәндәгеләр керә: печән чабарга җыенучы хатын-кыз ана, ә янәшәсендә крестьянны малае кочаклый.

Район һәм җирлек башлыклары Валерий Чершинцев һәм Татьяна Кузнецова салалыларны Җиңү көне белән котладылар, һәркемгә сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.

Тат.Чаллыда яшәүче Рәҗәп Сәмигуллин парк булдырылуга шат.

− Бу истәлекле урын безнең геройларны даими искә төшереп торачак, герой авылдашларыбыз бервакытта да онытылмаячак, − ди пенсионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев