Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Иң зур бүләк – халык хөрмәте

    Әй, бу гомер агышлары, ел да әйләнеп килгән язлары. Аккан сулар, искән җилләрне туктатып булмагандай, гомер агышларын да иярләү мөмкин түгел икән. 1932 елда дөньяга килгән Нәкыя Нәҗметдин кызы Шакировага Аллаһ Тәгалә гомеренең 85 нче язын бүләк итте. Тырыш, тыйнак крестьян гаиләсендә ике кыз, бер малай үсә алар. Авыр еллар....

    Әй, бу гомер агышлары, ел да әйләнеп килгән язлары. Аккан сулар, искән җилләрне туктатып булмагандай, гомер агышларын да иярләү мөмкин түгел икән.

    1932 елда дөньяга килгән Нәкыя Нәҗметдин кызы Шакировага Аллаһ Тәгалә гомеренең 85 нче язын бүләк итте. Тырыш, тыйнак крестьян гаиләсендә ике кыз, бер малай үсә алар. Авыр еллар. Колхозларның оешыр-оешмас чоры. Балалар үсә төшкәч, әти-әниләренә ярдәм итәргә тырышалар. Тик кайгы да янәшә генә йөргән икән. Әнисе Әдия белән әтисе Нәҗметдин никадәр тырышсалар да, улларын үлем тырнагыннан йолып кала алмыйлар, 15 яшьлек үсмер үпкә чиреннән вафат була. Ул авыр көннәрне Нәкыя апа болай дип искә ала: "7 нче сыйныфтан соң мин укырга киткән идем. Имтиханнар булу сәбәпле, энекәшемне озатырга да кайта алмадым. Бу хәл минем өчен бик үкенечле булды. Бу вакытта мин Алабуга мәдәният-агарту училищесының китапханә, ә дус кызым Шәргыя Ибәтуллина клуб бүлекләрендә укый идек. Һәр атна азагында авылга җәяүләп кайтабыз. Машиналылар өчен Бәзәкә-Алабуга арасын 30 чакрымлап дисәләр, безнең өчен ул 40ка тула: Сәйтәк әрәмәсеннән Бондюгка, аннан Монайга һәм Тат.Чаллы аша Алабугага "тәпилисе". Юлда көтүчеләр еш очрый, куркабыз, без бит кыз балалар. Үзебез белән атнага җитәрлек ризык та алып барабыз. Табигатьнең көйсез көннәре дә була. Бер көздә авылдан коеп яңгыр яуган көнне чыгып киттек. Алабугага 4-5 чакрым кала, чылануыбыз өстенә, бозлы салкын җил исә башлады. Киемнәр, аркадагы капчыклар шакраеп катты. Тая-егыла көч-хәл белән авылга килеп җиттек. Бозга әйләнгән багана кебек тулай торакка кердек. Безне күреп шаккаттылар. Ә бер язда авылга үземә генә кайтырга туры килде (Шәргыя концертта катнашырга тиеш иде). Озын Таудан атлыйм шулай. Бер мәлне юлымда зур өем очрады. Ул кыймылдамый да. Ныклабрак карасам, уралып-чорналып беткән еланнар икән. Гомеремдә дә мондый хәлне күргән булмагач, тораташ булып каттым. Шунда башымнан "Кит тизрәк бу урыннан!" дигән уй йөгереп узды. Акрынлап артка чигенә-чигенә, ул урынны әллә кайдан урап уздым. Күрәсең, бу еланнар язгы ташу белән килгәннәр иде. Менә шундый тамашаларга да очрадык. Нинди генә авырлыклар очраса да, без белемгә омтылдык. Ә хәзерге яшьләргә бигрәк уңайлы - укырга да машина белән генә йөриләр.

    Училищены тәмамлагач яшь белгеч Нәкыяны эшкә Шәйморза якларына җибәрәләр. Анда ике ел китапханәче булып хезмәт куя. Яшьләр, авыл кешеләре белән бик тиз уртак тел таба, вазифаларын җиренә җиткереп башкара.

    1953 елда Бәзәкә китапханәсенә кайта. Монда да сынатмый ул: квартал саен китап укучылар белән конференцияләр үткәрә, күргәзмәләр оештыра, мәктәп укучыларын төрле әдәби кичәләргә җәлеп итә, клубта үзешчән сәнгатьтә катнаша. Төп вазифаларыннан тыш, колхоз, авыл Советы таләп иткән хисапсыз эшләрне үти.

    Нәкыя апа, хатирәләрен барлап, менә ниләр сөйли:
    - Партия кушуы буенча даими стендлар ясадык, плакатлар яздык. Төргәге белән кызыл материал бирәләр, ә буяу юк. Фермадан чиләге белән сепарат сөте алып кайтам, төелгән акбур һәм теш порошогы салып "буяу" ясыйм. Чырадан юкартып ясалган "каләм" белән плакат язабыз. 1973 елда мине авыл Советы секретаре итеп билгеләделәр. Биредә дә эш - нәкъ урак өсте! Сайлаулар чорында бигрәк харап. 1000 кешегә якын сайлаучылар исемлеген өчәр данәдә кулдан яза идек. Атна саен фермаларга бару, терлекчеләргә лекцияләр уку, бюллетеньнәр чыгару дисеңме?! Җәен чөгендер эшкәрттек, төнлә амбарда ашлык сугардык, халыктан сөт, ит, йомырка, йон җыйдык. Мин эшләгән чорда тугыз авыл Советы рәисе алышынды. 55 яшем тулгач мин дә гариза яздым. Ләкин ул вакыттагы район башкарма комитеты рәисе Пётр Фёдоров "Синең кебек үз эшен биш бармагыдай белгән кадрлар аз", дип, җибәрмәде. Тагын өч ел хезмәт куеп, гомуми стажымны 40 елга тутырып лаеклы ялга киттем. Җитәкчелеккә рәхмәт, бүләкләр белән зурлап озаттылар.

    Н.Шакирова ире Марс белән җәмгыятькә лаеклы дүрт бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә Нәкыя Нәҗметдиновна бәхетле әни, дәү әни, тугыз оныгы, биш оныкчыгы бар. Ул Коръән, намаз укый, мәчеткә йөри. Ипле, тыйнак, сабыр, үрнәк булганы өчен авыл халкы Нәкыя апаны хөрмәт итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: