Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

«Игелекле гамәлдән башка бер көн дә узмый»

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район «Өмет яры» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хәйрия акцияләре уза.

Күптән түгел «Көз нигъмәтләре» акциясе узды. Аның кысаларында социаль хезмәткәрләр бүлекчәдә исәптә торучы өлкән яшьтәге гражданнарны көзге ярминкәгә алып бардылар. Аларга ярминкәдә юнәтелгән продуктларын — бал, яшелчә һәм җимешләрне өйләренә алып кайтырга ярдәм иттеләр.

Моннан тыш әлеге акция кысаларында социаль хезмәткәрләр үзләренең кул астындагы өлкәннәрнең бакча участокларын кышкы чорга әзерләүгә ярдәм иттеләр: җир казыдылар, агачлар һәм куакларны күчереп утырттылар, ишегалларын җыештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X