Игенче күңеле – кырларда
Язның бер көне ел туйдыра. Кырчылыкта эшләүчеләргә аяз көннең һәр минуты кадерле. Алар көнозын тракторлар һәм йөк машиналарында җиң сызганып басу-кырларны иңли. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә уңай. "Золотая Нива" ҖЧҖе эшчәннәре районда беренчеләрдән булып язгы культуралар чәчүне төгәлләде. Җәмгыятьнең башкаручы директоры Мәгъсум ага Ямалеев агрария өлкәсендә 40 ел эшли. Бай...
Язның бер көне ел туйдыра. Кырчылыкта эшләүчеләргә аяз көннең һәр минуты кадерле. Алар көнозын тракторлар һәм йөк машиналарында җиң сызганып басу-кырларны иңли. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә уңай.
"Золотая Нива" ҖЧҖе эшчәннәре районда беренчеләрдән булып язгы культуралар чәчүне төгәлләде. Җәмгыятьнең башкаручы директоры Мәгъсум ага Ямалеев агрария өлкәсендә 40 ел эшли. Бай тәҗрибәле белгеч Мәгъсум Яруллович белдерүенчә, биредә чәчү эшләре 1 нче майда башланды, агротехник срокларда 12 нче майда төгәлләнде.
- Хуҗалык карамагындагы 2222 га мәйданның 1200 гектарында арпа (600 га), бодай (500 га) һәм берьеллык үлән (100 га) культуралары чәчелде. 600 гектардан артык мәйдан күпьеллык культуралар өчен тәгаенләнгән. 45 эшченең утыз бише язгы чәчүгә җәлеп ителде. Аларның һәрберсе үз вазыйфасын намус белән башкара. Механизаторлар көненә 2 мәртәбә оста пешекчеләр Д.Охотникова һәм М.Евдокимова әзерләгән кайнар аш белән тәэмин ителде. Чәчүдән соң алар иген басуларын тырмалау һәм терлек азыгы әзерләү өчен техника ремонтлау эшләре белән мәшгуль. Кырчылыкта эшләүчеләргә үз хуҗалыкларында бәрәңге утырту өчен 2 көн ял бирелде, - ди М.Ямалеев.
Җәмгыятьтә үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле кадрлар эшли. Агроном Л.Афанасьева, идарәче М.Никандров һәм баш инженер В.Павлов шундыйлардан. Икътисадчы-хисапчы-кассир. Берьюлы өч вазыйфа йөкләнгән Г.Смирнова һәр эшен намус белән башкара.
- Солдат хезмәтеннән кайткач та, туган җиремдә эшли башладым. Тракторчы, комбайнчы, гараж мөдире булдым, хәзер баш инженер вазыйфасын үтим. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләвемә 30 елдан артык, - ди Владимир Павлов.
Язгы чәчү чорында тырыш хезмәт куйган КамАЗ шоферлары В.Герасимов, Р.Гайсин; МТЗ-82 тракторында төяүче Д.Павлов, ДТ-75 тракторларындагы чәчү агрегатларында М.Васильев һәм И.Григорьев; орлык чәчүчеләр А.Спиридонов, В.Маматов, Р.Муллануров, С.Морозов һ. б.ларның хезмәте мактауга лаек.
Басуларда культивация үткәрүдә А.Никандров, чәчүлекләр өчен туфрак эшкәртүдә А.Портнов (МТЗ-128 тракторында), шулай ук механизаторлар А.Анисимов һәм В.Дмитриев (К-700/1 һәм ДТ-75 тракторларында) үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкаралар.
Без барган көнне механизатор И.Григорьев арпа чәчелгән 200 гектарлы басуны тырмалый иде. МТЗ-80 тракторын йөртүче Р.Ефремов һ. б.лар терлек азыгы әзерләү өчен техника ремонтлау белән мәшгуль.
Җыеп алынган уңышны саклау складларын иртә яздан ремонтлый башлаганнар.
- Складтагы игеннәрнең тиешле дәрәҗәдә саклануын пенсионерлар В.Степанова һәм Л.Егорова, машинист Н.Егоров тәэмин итәләр, - ди склад мөдире Е.Никандрова.
"Золотая Нива" биләмәләрендә терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр. Анда 400 баш мөгезле эре терлек һәм 650 баш дуңгыз исәпләнә. Тәүлеклек савым 2,5 мең кг. тәшкил итә. Ит һәм сөт җитештерү ел дәвамында табыш алырга мөмкинлек бирә.
Терлекчелек һәм кырчылык өлкәсендә эшләүчеләр хезмәт хакы белән бергә үз хуҗалыкларындагы терлек һәм кош-кортлары өчен печән, фураж һәм иген уңышы белән тәэмин ителә.
Җәмгыятьнең инвесторы Г.Парамонов ярдәме белән ягулык-майлау материаллары һәм тиешле запас частьләр юнәтелә. Монашлылар һәм илнәтлеләр тырышып эшли дә, ял да итә беләләр. Көнне-төнгә ялгап эшләгәннән соң, 16 нчы майда удмурт мари халыклары өчен иң күркәм бәйрәм Гырон Быдтон оештырылды. Анда иген иккән олуг игенчеләргә, ит һәм сөт җитештергән терлекчеләргә ихтирам-хөрмәт күрсәтелде. Киләчәктә дә хезмәтегез шатлык китерсен, алтын көзләр мул уңышлар белән сөендерсен!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.4500
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш6300
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9700
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август10400
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте11300
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11700
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10200
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.12300
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6700
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.17300
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.16600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика